Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы Миләүшә Глухова Кырымда семинарда катнашып кайтты

"Кырымның табигате искиткеч, сокланып, уңай хис-кичерешләр генә алып кайттым аннан", ди Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе начальнигы урынбасары Миләүшә Глухова. Күптән түгел ул Кырымда Бахчисарай районында үткән яшьләр һәм балаларның ялын оештыру семинарында катнашып кайтты. Миләүшә Минәхмәтовна муниципаль районда җәйге ялны оештыру буенча ведомствоара комиссиясе секретаре да булып тора. Шунлыктан...

"Кырымның табигате искиткеч, сокланып, уңай хис-кичерешләр генә алып кайттым аннан", ди Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе начальнигы урынбасары Миләүшә Глухова.


Күптән түгел ул Кырымда Бахчисарай районында үткән яшьләр һәм балаларның ялын оештыру семинарында катнашып кайтты. Миләүшә Минәхмәтовна муниципаль районда җәйге ялны оештыру буенча ведомствоара комиссиясе секретаре да булып тора. Шунлыктан ул семинарга чакырылган. Аның белән бергә 1нче спорт мәктәбе җитәкчесе Владимир Куцевой барган. Анда республика районнарыннан, мәгариф, спорт министрлыгыннан вәкилләр катнашкан.

Белгәнебезчә, Татарстан Бахчисарай районының кураторы булып тора һәм әлеге семинарда республикада һәм Кырымда яшьләр сәясәте тәҗрибәсен тормышка ашыру юллары турында сөйләшкәннәр. Бер атна дәвам иткән семинарда алтмышлап делегатны буш тотмаганнар.

- "Казакевич" исемендәге лагерьда "Түгәрәк өстәл" утырышлары, мастер-программалар үтте, коллегалар белән тәҗрибә уртаклаштык, эшчәнлегебез турында видеороликлар карадык. Төркемнәргә бүленеп, тематик кичәләр үткәрдек. Әлбәттә, рәхәтләнеп су кердек, кызындык. Бик ошады, Кырым үзе дә матур, табигате сокландырды, - ди Миләүшә ханым.
Семинарның йомгаклау көне Кырымда үткән, анда аңа республика яшьләр һәм спорт министрлыгы тарафыннан балаларның җәйге ялын уңышлы уздыруга керткән өлеше өчен Рәхмәт хаты тапшырганнар.
https://vk.com/id164199090 фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: милауша глухова