Заман сулышы

4 апрель 2016 яңалыклары

  • 4 апрель 2016 - 18:29
    Иске Куактагы янгында балаларын һәм хатынын югалткан гаилә башлыгының хәле яхшыра
    Иске Куак авылындагы янгында исән калган әти кеше турында да хәбәр килеп иреште. Гаилә башлыгының хәле уртача авырлыкта, уңай якка үзгәреш бар, диелә. Бу хакта KazanFirst җиткерде. Ул әле дә Республика клиник хастаханәсенең пешү бүлегендә дәвалана. Хәле яхшыра, хастаханә эчендә үзлегеннән хәрәкәтләнә ала, диелә. Исегезгә төшерәбез, янгында гомере өзелгән сабыйларның...
    391
    0
    0
  • 4 апрель 2016 - 13:45
    Күпер чыкканда ике кеше үлгән
    Ык күпере аркылы чыкканда елга култыгына ике ир-ат һәм хатын-кыз утырган арбалы ат егыла. Азнакай районының Сарлы авылы тирәсендә була бу вакыйга. Ике кеше хатын-кызны Башкортстанның күрше районыннан алып кайтулары була. Ат кинәт кенә куркып китеп чаба башлый, арба әйләнеп каплана һәм ир-атлар аның астында кала. Хатын-кыз суга егыла. Бакалы...
    403
    0
    0
  • 4 апрель 2016 - 13:14
    Азнакайдан 77 яшьлек физкультура укытучысы дөнья чемпионы булган
    Рязань өлкәсенең Сасово шәһәрендә кышкы полиатлон буенча дөнья беренчелегендә үз яшь категориясендә аңа тиңнәр табылмаган Рязань өлкәсенең Сасово шәһәрендә кышкы полиатлон буенча дөнья беренчелеге узган. Турнирда Россиядән һәм якын чит илләрдән төрле яшьтәге спортчылар катнашкан, дип хәбәр ителә "Татмедиа" сайтында. "70 тән узганнар" категориясендә Азнакайдан Мәннәф Хуҗҗәтов Украина һәм Ленинград...
    411
    0
    0
  • 4 апрель 2016 - 12:48
    Россиядә "Аи-92" һәм "Аи-95" маркалы бензин бәясе артуын дәвам итә
    28 марттан 1 апрельгә кадәр алар 11 һәм 10 тиенгә кыйммәтләнгән. Россиядә "Аи-92" һәм "Аи-95" маркалы бензинга ваклап сату бәяләре артуын дәвам итә. Әйтик, 28 марттан 1 апрельгә кадәр алар 11 һәм 10 тиенгә кыйммәтләнгән. Бу хакта "Кортес" мәгълүмати-аналитика үзәге мәгълүматлары сөйли, дип яза "Интерфакс". "Аи-92" иң күбе Төньяк-Кавказ һәм...
    384
    0
    0
  • 4 апрель 2016 - 12:22
    Керү тыелган кичүдә машина боз астына киткән (+фотолар)
    Казан - Пермь автомобиль юлында килеп чыккан һәлакәт аркасында өч кешенең гомере өзелгән. Гадәттән тыш хәл бүген иртән булган. Нократ елгасы аша боз кичүендә Малмыж районы биләмәсендә "УАЗ-Фермер" машинасы боз астына китә. Бозга керү рөхсәт ителмәгән була. Боз кичүе инде 28 мартта ук ябылган була. Ләкин машина йөртүче юл билгеләрен...
    380
    0
    0
  • 4 апрель 2016 - 11:33
    Җинаятьчеләр бер гаиләне суеп чыккан
    Озак вакыт хәбәргә чыкмый торгач, яманлыкта шикләнеп туганнары полиция бүлегенә гариза яза. Кеше хәтле кеше югалгач та, тиз арада эзләүгә керешкән тәртип сакчылары иң башта гаиләнең яшәү урынына бара һәм коточкыч күренешкә тап була: өйләрендә 1984 елгы ир-ат, аның 28 яшьлек хатыны һәм 3 яшьлек кызлары үтерелгән булып чыга. Хәзерге...
    363
    0
    0
  • 4 апрель 2016 - 10:56
    Ветеринарлар коткарып калган этне ике кыз суеп ашаган
    Бу хәл Кузбасста була. Гыйнвар азагында Кемерово өлкәсенең бер шәһәрендә этнең башына балта белән чабалар. Аны волонтерлар коткарып, ветклиникага илтә һәм шәһәр кешеләре белән бергәләп җыйган акчага эткә операция ясыйлар. Шулай итеп эт исән кала. Черныш терелгәннән соң аны приютка урнаштыралар. Аннан аны яңа хуҗалары - ике кыз килеп ала....
    484
    0
    0
  • 4 апрель 2016 - 10:34
    Әби-карчыкларга һөҗүм иткән ир-атны тотканнар
    Полиция хезмәткәрләре Казандагы ике әби-карчыкка һөҗүм ясауда шикләнелүче Спас районында яшәүче ир-атны тоткарлаган. Тоткарланучы әйтүенчә, аны әлеге җинаятькә акчасы булмау этәргән. Болгарда гомер итүче 29 яшьлек ир-ат Казанга эш эзләп килгән. Әмма эш эзлисе урында тамак чылатып, урам буйлап йөрүне хуп күргән. Башта ул подъездга ияреп кереп, Р.Зорге урамында 83...
    394
    0
    0
  • 4 апрель 2016 - 10:01
    Лениногорскида биш баланың гомерен өзгән янгын буенча эш судка тапшырылды
    Лениногорск районы Иске Куак авыл җирлеге башлыгы Йосып Вәлиуллинга карата кузгатылган җинаять эше судка кадәр барып җитте. Биш бала һәм аларның әниләренең гомерен өзгән янгын 9 гыйнварда булган иде. Авыл җирлеге башлыгы ике һәм аннан күбрәк кешенең үлеменә китергән гамьсезлектә гаепләнелә. "Авыл җирлеге башлыгы буларак җаваплылык тотам. Әлеге гаиләне күзәтеп...
    360
    0
    0
  • 4 апрель 2016 - 08:58
    Тәрәзәдән ыргыткан пычак сабыйга эләккән
    Билгесез кеше фатир тәрәзәсеннән пычак ыргыткан. Ул үткен ягы белән өч яшьлек сабыйның башына эләккән. Баланы башы җәрәхәтләнгән хәлдә хастаханәгә алып киткәннәр. Уфада булган әлеге хәл буенча җинаять эше кузгату-кузгатмау мәсьәләсе хәл ителә. Аның өчен пычакның нинди максат белән ыргытылганын ачыкларга кирәк булачак. http://www.almet-rt.ru/
    400
    0
    0
  • 4 апрель 2016 - 08:57
    Илсөя Бәдретдинова: «Илфак – әйбәт кеше»
    Җырчы Илсөя Бәдретдинова белән бер матбугат конференциясендә очраштык. Тимерне кызуында суга торган кеше икән - «Сездән интервью алып булмасмы?» дигән сорауга «Әйдәгез, киттек», - дип җавап бирде дә, якындагы бер кафега кереп утырдык. «Айгөл, интервьюны газетага биргәндә, баш исем итеп «Илфак - әйбәт кеше ул» дип куегыз, ярыймы. Чөнки ул...
    488
    0
    0
  • 4 апрель 2016 - 08:43
    Лениногорскида ике яңа светофор эшли башлаячак
    Аның берсе - Ленинградская һәм Моряков, икенчесе Тукай белән Шашин урамнары кисешкән урында урнашкан. Алар бу урынга былтыр ук урнаштырылган иде. 4-10 апрель аралыгында эшләтеп җибәреләчәкләр, дип хәбәр иттеләр шәһәр башкарма комитетыннан.
    600
    0
    0
  • 4 апрель 2016 - 08:33
    Алимент түләмәсәң – җинаять җаваплылыгы
    Юстиция министрлыгы алимент түләмәүчеләргә административ җәза, ә әлеге хәл кабатланган очракта канун бозучыларны җинаять җаваплылыгына тартырга чакыра. Идарә тармагының тәкъдиме хакында "Известия" язып чыккан. Анда әйтелгәнчә, әгәр дә әти-әни балигъ булмаган яисә хезмәткә яраксыз баласына сәбәпсез алимент түләми икән, аңа 10-15 тәүлек административ кулга алу билгеләнелә. Кулга алу кулланыла алмаган...
    502
    0
    0
  • 4 апрель 2016 - 08:32
    Лениногорск укучылары "Аҗаган" уйнады
    "Аҗаган" хәрби-спорт уены конкурс программасы, физик һәм хәрби әзерлек, тормыш куркынычсызлыгы нигезләреннән торды. Шәһәрнең ун мәктәбе, шулай ук Куакбаш һәм Чкалов исемендәге Шөгер мәктәбе мәктәбе командалары катнашты. Нәтиҗәдә, беренче урында - 12 нче лицей, икенчедә - 5нче мәктәп, өченче урынга 2 нче мәктәп командасы чыкты. Җиңүчеләр Әлмәттә узачак зона турында...
    444
    0
    0
  • 4 апрель 2016 - 07:11
    Якташ җырчыларыбыз "ТМТV" премиясен алды (фотолар)
    2 апрельдә Казан шәһәрендә узган әлеге фестивальдә танылып килүче яшь җырчы Урмышлы егете Рамил Галимҗанов һәм Иске Шөгер кызы Илсөя Бәдертдинова катнашты. Рамил Арабызга чит кертмәм җыры белән "Иң яхшы лирик җыр" номинациясендә җиңүче дип табылган. Илсөя исә "Булмый инде, булмагач" җыры өчен "Иң яхшы җыр" номинациясендә җиңү яулаган. Алар...
    432
    0
    0
Реклама