Заман сулышы

6 август 2016 яңалыклары

  • 6 август 2016 - 16:56
    Гаиләдәге ызгыш-талашларга нәрсә сәбәпче?
    Гаиләдә табак-савыт шалтырамый тормый. Тик тавыш-гауганың еш булуы үлемгә дә китерергә мөмкин. Галимнәр еш гауга була торган гаиләләрдә ир белән хатынның икесенең дә үлү ихтималы арта, дип белдерә. Россия гаиләләрендә ызгыш чыгуга еш кына акча проблемасы һәм бер-береңне аңламау сәбәпче була икән. Моны "Левада-центр" белгечләре дәлилләгән. Сораштыруда катнашкан россиялеләрнең 37...
    529
    0
    0
  • 6 август 2016 - 15:15
    Куакбаш мәктәбен 62 ел элек тәмамлаучылар очрашкан
    Бу хакта мәктәп сайты хәбәр итә. 62 ел элек мәктәпне тәмамлаучылар очрашты, дип яза. Аларның сөйләшеп сүзләре күп җыелган, тормышлары турында бер-берсенә бәян иткәннәр. Әлбәттә, аларга белем биргән укытучылары турында якты хатирәләр белән искә алганнар.
    600
    0
    0
  • 6 август 2016 - 13:42
    Бүрәнә төягән Камаз күпердән төшеп киткән
    Йөртүче бүрәнәләр арасында кысылып калган. Алабуга районында бүрәнәләр төягән Камаз машинасы идарәне югалтып күпердән киткән. Йөртүче кысылып калган. Бераздан аны коткаручылар килеп чыгарганнар. Бәхеткә ул исән-сау, үз аягында. Чыганак:http://intertat.ru/
    697
    0
    0
  • 6 август 2016 - 10:05
    Чит илдә унтугызынчы баланы да табалар
    Бөекбританиядә яшәүче бер гаиләдә унтугызынчы бала дөньяга килгән. Әле бу чик түгел, Ноэль һәм Сью Рэдфордлар егерменчесен дә алып кайтырга ниятли. Иң олы улларына 27 яшь, Сью аны 15 яшендә тапкан. Олы кызлары кияүдә, ул да әнисеннән калышмый, өч бала үстерә. Рэдфордларның үз гаилә бизнесы бар - пекарня тоталар. Гаилә...
    483
    0
    0
  • 6 август 2016 - 09:14
    Бушлай бензин өчен чишенгән Чаллы кызын эшеннән азат итәләр
    Ул автозаправкаларның берсендә, акция шарты буенча су коену киемендә килеп, бушлай 30 литр бензин алган. Чаллыда яшәүчене "Наиком" автозаправка станциясендә бикинида бензин салырга килгән өчен эштән азат итәләр. Бу хакта җирле Chelny-biz.ru. интернет-портал хәбәр итә. Бушлай бензин өчен чишенгән хатын-кызларның һәм ир-атларның фотографияләре күп кенә массакүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль...
    429
    0
    0
  • 6 август 2016 - 08:15
    Район кырларына авыл хуҗалыгы министры уңай бәя бирде. “Сатурн-Урал”дан фоторепортаж
    5 август көнне шәһәргә эшлекле визиты барышында республика Премьер-министры Илдар Халиков район кырларын республика авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министры Марат Әхмәтов белән берлектә һәм район башлыгы Рәгать Хөсәеновны да алып, вертолеттан күзәтчелек иттеләр. Шуннан соң "Сатурн-Урал" хуҗалыгы кырында авыл хуҗалыгы предприятиеләре, авыл җирлеге башлыклары белән очрашу булды. Авыл хуҗалыгы...
    778
    0
    0
  • 6 август 2016 - 06:44
    Карагайда тиздән яңа клуб ишекләрен ача (+ФОТО)
    Тиздән районыбызның Карагай авылында төзелүче мәдәният йорты үз ишекләрен ачачак. Димәк, мәдәни учак сүнмичә, авыл халкын җыр-моңнары белән сөендереп торыр, дип ышаныйк. Авылда клуб бар, тик ул еллар узу белән авария хәленә килгән. Район җитәкчеләре белән киңәшләшкәннән соң, аны ремонтлаганчы, иң яхшысы яңасын төзергә дигән фикергә килгәннәр һәм республика программасына...
    551
    0
    0
  • 6 август 2016 - 06:20
    Лениногорскида СУПЕР МИКС ПАРАД
    Театр двойников. Красочное шоу ростовых кукол. на правах рекламы 0+ Светодиодный робот. Феерия мыльных пузырей. Снежно-пенная дискотека. Летающие рыбы и "Angry Birds". Дымовая базука. Полноценная лазерная 3D анимация. 6 августа Дворец культуры. в 15.00 и 18.00 часов Спарвки и заказ билетов по тел.: 8-909-317-15-47
    629
    0
    0
  • 6 август 2016 - 06:11
    Лениногорск районы җирләрен эшкәртүдә Алмаз Сәлахов көч куя
    "Лениногорская" агрофирмасы"ның кырлары күп, мәйданнары зур, шунлыктан механизаторларына бер кырдан икенчесенә күчеп йөрергә туры килә. Шушы хуҗалыкның хезмәткәре Алмаз Сәлахов та, җир эшкәртә-эшкәртә, Карагай ягындагы кырга килеп җиткән. Кырларда уракның кызу чагы, шул ук вакытта бөртеклеләрне җыеп алгач, җирен дә эшкәртеп, сукаларга кирәк. Карагай авылы янындагы кырдан арышны комбайннар суктырып...
    618
    0
    0
  • 6 август 2016 - 05:00
    Хәерле ял иртәсе белән!
    0
    0
    0
Реклама