Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гаиләдәге ызгыш-талашларга нәрсә сәбәпче?

Гаиләдә табак-савыт шалтырамый тормый. Тик тавыш-гауганың еш булуы үлемгә дә китерергә мөмкин. Галимнәр еш гауга була торган гаиләләрдә ир белән хатынның икесенең дә үлү ихтималы арта, дип белдерә. Россия гаиләләрендә ызгыш чыгуга еш кына акча проблемасы һәм бер-береңне аңламау сәбәпче була икән. Моны "Левада-центр" белгечләре дәлилләгән. Сораштыруда катнашкан россиялеләрнең 37...

Гаиләдә табак-савыт шалтырамый тормый. Тик тавыш-гауганың еш булуы үлемгә дә китерергә мөмкин. Галимнәр еш гауга була торган гаиләләрдә ир белән хатынның икесенең дә үлү ихтималы арта, дип белдерә.


Россия гаиләләрендә ызгыш чыгуга еш кына акча проблемасы һәм бер-береңне аңламау сәбәпче була икән. Моны "Левада-центр" белгечләре дәлилләгән.
Сораштыруда катнашкан россиялеләрнең 37 проценты бәхәсләрнең төп сәбәпчесе, дип, финанс проблеманы атый. 32 процент халык бәхәсне гаилә әгъзаларының бер-берен аңламавы сәбәпле килеп чыга, ди.
Өйдәге вазифаларны бүлү аркасында талашучылар бар: андыйларның саны - 28 процент.
16 процент гаиләләрдә ызгыш гаилә бюджеты аркасында килеп чыга, 15 процент гаиләләрдә - балалар белән булган проблемалар аркасында.
Шунысын да әйтергә кирәк: бер-береңне башкаларга көнләү яки хыянәт итү аркасында барлыкка килгән талашлар бик аз - бары 7 процент.
Россия гаиләләренең яртысында ызгышлар ир белән хатын арасында була. Аталар һәм балалар проблемасы да илебездә яшүчеләрне читләтеп үтми. Гаиләләрнең 18 процентында ата-аналар балалар белән булган бәхәсләрне искә төшерә.
Россиядә гаилә конфликтларының дәвамлылыгы да төрле: мисал өчен, 21 процент гаиләләрдә мондый ызгышлар айга берничә тапкыр булып ала. 31 процент респондент 1 тапкырдан да азрак талаша. Гаилә скандалларының 80 процентында бәхәс кул күтәрүгә кадәр барып җитми. Ләкин шул ук вакытта хатын-кызларның - 12, ә ир-атларның 7 проценты тормыш иптәшләренең кул күтәрүеннән зарлана.
Чыганак:http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ызгыш талаш гаилә