Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорск районы җирләрен эшкәртүдә Алмаз Сәлахов көч куя

"Лениногорская" агрофирмасы"ның кырлары күп, мәйданнары зур, шунлыктан механизаторларына бер кырдан икенчесенә күчеп йөрергә туры килә. Шушы хуҗалыкның хезмәткәре Алмаз Сәлахов та, җир эшкәртә-эшкәртә, Карагай ягындагы кырга килеп җиткән. Кырларда уракның кызу чагы, шул ук вакытта бөртеклеләрне җыеп алгач, җирен дә эшкәртеп, сукаларга кирәк. Карагай авылы янындагы кырдан арышны комбайннар суктырып...

"Лениногорская" агрофирмасы"ның кырлары күп, мәйданнары зур, шунлыктан механизаторларына бер кырдан икенчесенә күчеп йөрергә туры килә. Шушы хуҗалыкның хезмәткәре Алмаз Сәлахов та, җир эшкәртә-эшкәртә, Карагай ягындагы кырга килеп җиткән.


Кырларда уракның кызу чагы, шул ук вакытта бөртеклеләрне җыеп алгач, җирен дә эшкәртеп, сукаларга кирәк. Карагай авылы янындагы кырдан арышны комбайннар суктырып алган, хәзер механизатор Алмаз абый "Нью-Холланд" тракторы белән җир эшкәртә, 1 мең 200 гектарны эшләгән инде.

- Бу кырда эшем тәмамлана инде, аннары Урдалы ягына күчәм, анда 700 гектарлап эшлисе бар. Тракторга 6 ел булды, бераз ватылгалый да. Әле менә көннәр дә бик кызу, манма тиргә батып эшлибез. Күпме су эчеләдер, тир белән чыга да бетә ул. Зарлану түгел инде, эшләгәнгә карап, хезмәт хакы да түләнә бит. Күбрәк эшләсәң, күбрәк аласың. Ашату әйбәт, кырга ике тапкыр китерәләр, - ди Алмаз Сәлахов.

Биредә эш ике сменада оештырылган, аңа алмашка Илшат Корбанбаев килә икән. 30 елга якын эш стажы булган Бәкер механизаторына елның һәр фасылында эш та- была. Яз, җәй, көз тракторда, чәчә, җир эшкәртә. Кыш көне техникасын ремонтлый, төзәтә, кыр-басуларга чыгарга әзерли.

Розалия Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев