Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Карагайда тиздән яңа клуб ишекләрен ача (+ФОТО)

Тиздән районыбызның Карагай авылында төзелүче мәдәният йорты үз ишекләрен ачачак. Димәк, мәдәни учак сүнмичә, авыл халкын җыр-моңнары белән сөендереп торыр, дип ышаныйк. Авылда клуб бар, тик ул еллар узу белән авария хәленә килгән. Район җитәкчеләре белән киңәшләшкәннән соң, аны ремонтлаганчы, иң яхшысы яңасын төзергә дигән фикергә килгәннәр һәм республика программасына...

Тиздән районыбызның Карагай авылында төзелүче мәдәният йорты үз ишекләрен ачачак. Димәк, мәдәни учак сүнмичә, авыл халкын җыр-моңнары белән сөендереп торыр, дип ышаныйк.
Авылда клуб бар, тик ул еллар узу белән авария хәленә килгән. Район җитәкчеләре белән киңәшләшкәннән соң, аны ремонтлаганчы, иң яхшысы яңасын төзергә дигән фикергә килгәннәр һәм республика программасына керү мөмкинлеге булганда, нигә әле файдаланмаска, ди. Шулай итеп, программа нигезендә февраль ахыры, март башында төзү эшләре башланып та киткән.
Хәзерге вакытта бинаның түбәсе ябылып, тәрәзәләре куелган. Төзүчеләр эчке якта эшлиләр иде.
Клубка барлык инженерлык челтәрләре кертелгән, ягъни канализация ясалган, су булачак, cу җылытыр өчен бойлер куелган, бина индивидуаль җылытылачак. Клубның залы 50 кеше сыйдырышлы итеп төзелгән. Сәхнә өлеше дә компактлы гына, кечкенәгенә булса да, очып-очып биергә урыны бар. Бинаның гомуми мәйданы - 150 квадрат метрдан артык.
Мәкаләне тулырак "Заман сулышы"ның алдагы санында укыгыз
Розалия Мостафина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: карагай клуб