Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Район кырларына авыл хуҗалыгы министры уңай бәя бирде. “Сатурн-Урал”дан фоторепортаж

5 август көнне шәһәргә эшлекле визиты барышында республика Премьер-министры Илдар Халиков район кырларын республика авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министры Марат Әхмәтов белән берлектә һәм район башлыгы Рәгать Хөсәеновны да алып, вертолеттан күзәтчелек иттеләр. Шуннан соң "Сатурн-Урал" хуҗалыгы кырында авыл хуҗалыгы предприятиеләре, авыл җирлеге башлыклары белән очрашу булды. Авыл хуҗалыгы...

5 август көнне шәһәргә эшлекле визиты барышында республика Премьер-министры Илдар Халиков район кырларын республика авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министры Марат Әхмәтов белән берлектә һәм район башлыгы Рәгать Хөсәеновны да алып, вертолеттан күзәтчелек иттеләр.
Шуннан соң "Сатурн-Урал" хуҗалыгы кырында авыл хуҗалыгы предприятиеләре, авыл җирлеге башлыклары белән очрашу булды.
Авыл хуҗалыгы министры районыбыз кырларына уңай бәя бирде, "Чәчелгән бөртекле культуралар матур гына күренә, уракны да вакытында тәмамларсыз, дип ышанам", диде ул.
Шунда районда үстерелүче сортлардан күргәзмә дә оештырылган иде. Аны матур итеп көлтәләр бәйләп ясап куйганнар, өстәлләрдә бөртеклеләр-орлыклар.
Аннан соң республика җитәкчелеге Сарабикколда төзелә торган ашлык киптерү комплексы белән таныштылар. Комплекс ашлыкны кабул иткән инде. Ул аны чистарта, киптерә һәм саклый.
Комплекс "Сатурн-Урал" җәмгыяте заказы буенча төзелде. Инвесторы Равил Фәйрузов матди ярдәм күрсәтте.
Розалия Мостафина фотолары
Тулырак вариантны "Заман сулышы"ның алдагы санында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: минстр сельского хозяйства рт СатурнУрал кырлар