Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чит илдә унтугызынчы баланы да табалар

Бөекбританиядә яшәүче бер гаиләдә унтугызынчы бала дөньяга килгән. Әле бу чик түгел, Ноэль һәм Сью Рэдфордлар егерменчесен дә алып кайтырга ниятли. Иң олы улларына 27 яшь, Сью аны 15 яшендә тапкан. Олы кызлары кияүдә, ул да әнисеннән калышмый, өч бала үстерә. Рэдфордларның үз гаилә бизнесы бар - пекарня тоталар. Гаилә...

Бөекбританиядә яшәүче бер гаиләдә унтугызынчы бала дөньяга килгән. Әле бу чик түгел, Ноэль һәм Сью Рэдфордлар егерменчесен дә алып кайтырга ниятли.
Иң олы улларына 27 яшь, Сью аны 15 яшендә тапкан. Олы кызлары кияүдә, ул да әнисеннән калышмый, өч бала үстерә.
Рэдфордларның үз гаилә бизнесы бар - пекарня тоталар. Гаилә башлыгы Ноэль эшкә иртәнге 5 тә китеп, унбер сәгать эшләп кайта, аңа олы уллары булыша. Гаиләгә ашарга атнасына 394 доллар акча китә, хуҗабикәгә кер юу машинасын көненә тугыз тапкыр эшләтергә туры килә икән.
Гаилә бизнесыннан кергән акча һәр елны берәр чит илгә сәяхәткә барырга да җитә. Рэдфордлар унбер ел элек 240 мең фунтка (безнең акча белән 20 миллионнан артык) сатып алган зур йортта яши.
Чыганак: http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев