19 май 2017 яңалыклары
-
Ялларга һава торышының бозылуы көтелә
Ялларга һава торышының бозылуы көтелә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, алдагы берничә көндә һава торышының бозылу ихтималы бар. Иртәгә, 20 майда, республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшеп көтелми. Көньяк-кнбатыштан талгын җил исә. Һаваның температурасы төнге сәгатьләрдә - +7..+12, көндез +20..+25 градус җылы булачак. 21 майда...
-
Пионер оешмалары бүген дә кирәк – Илфак Шиһапов
Журналист, продюсер Илфак Шиһапов пионер оешмалары бүген балаларны начар юлдан саклап калырга мөмкин, дигән фикердә. "Мин бит пионер булдым" дигән ул хис-кичерешне әйтеп аңлата торган түгел. Менә шундый халәт, кемгәдер изгелек кылырга, яхшы булырга, ярдәм итәргә дигән этәргеч иде ул. Мин аны хәзер дә кирәк дип саныйм. Пионермы ул, исемен...
-
Сайтта тавыш бирү берничә көннән тәмамлана, җиңүчеләрне бүләк көтә
Конкурсыбда тавыш бирү бер-ничә көннән тәмаланачак. Бүгенге көннең лидерлары Тимәштән Юнысовлар гаиләсе. алар өчен 1512 тавыш бирелгән. Икенче урында әлегә Хөсәеновлар бара - 1344 тавыш. Өченче - Имамовлар - 1326. Лениногорскилылар, актив булыгыз - тавыш бирергә онытмагыз! Җиңүчеләрне бүләкләр көтә.
-
Спиртлы эчемлекләрне рекламалау тыелган
Россиядә интернетта һәм телевидениедә спиртлы эчемлекләрне рекламалау тыелган. Депутатлар «Массакүләм мәгълүмат чаралары турында»гы законга да үзгәрешләр кертергә тели. Сәгать 6дан 23.00гә кадәр алкоголь кулланган күренешләрне документаль фильмнарда, гомумән, телевидениедә күрсәтмәскә тәкъдим итәләр. Бу хакта хат премьер-министр Дмитрий Медведевка юлланган.
-
Таһир Шәмсуаровтан өр-яңа шигырь
Ак чәчәкләр суза шомыртлар Дөньясында тансык бәйрәм бүген, Елмаюлар кунган минутлар. Тышка чыксаң ак чәчәкләр тотып Каршы ала, күрче шомыртлар! Сулыш алсаң баш әйләнеп китә, Юк, керәсе килми урамнан. Шомырт туе, көткән кунак сыман Таллар яшел шәлен уранган. Май кояшы җанга үтәмени Аена тиң җырга салмагач Күршесеннән әнә үрнәк алып...
-
Яңалык: "Заман сулышы" газеты үзгәрде (фотолар)
Хөрмәтле лениногорскилылар, газетыбыз бизәлешенә үзгәрешләр кертелде. Моны газетыбыз заманга яраклашканрак булсын, дип эшләдек. Бизәлешен камилләштерү эше бүген дә дәвам итә. Сездән дә теләк-фикерләр көтеп калабыз: телефоныбыз: 5-07-72, электрон почтабызга zaman5@yandex.ru яисә ВКонтактедагы страничкабызга язып җибәрә аласыз.
-
ФОТОФАКТ: шәһәрдә - "урман кунагы"
Шәһәребездә менә шундый чәнечкеле урман кунагын да очратырга була.
-
Лениногорскилылар, сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз: магнит давыллары көтелә
20-25 май көннәрендә магнит давыллары көтелә. Бу көннәрдә йөрәк авырулы кешеләргә ерак юлларга чыкмаска, авыр физик эшләр эшләмәскә, бәхәсләргә кермәскә, тыныч булырга киңәш ителә. Калган көннәрдә җирнең магнит кыры тыныч. http://shahrikazan.com
-
Район хуҗалыкларында чәчү эшләре тиздән тәмамланачак (фото)
Район хуҗалыкларында язгы чәчү тәмамлану алдында тора. Республиканың башка районнарына караганда, соңгылары булып керешсәләр дә, игенчеләр кыр эшләрен кызу темпта алып барып эшли. "Спартак" агрофирмасында (Түбән Чыршылы) эш күләменең күп икәнен аңлап, бар көчне чәчүгә юнәлткәннәр. Хуҗалык 1 мең 696 гектарда язгы культуралар чәчәргә планлаштырган, бүгенге көндә 1 мең 290...
-
Лениногорскиның «Ак калфак» оешмасы Сабан туйга әзерләнә башлады (фотолар)
Чираттагы очрашуда алар калфак чигеп кенә калмады, ә күлмәк өлгеләрен сайлады, аның нинди төстә һәм нинди фасонда булачагы турында тәфсилләп сөйләштеләр. Ниятләре Сабан туйга кадәр милли киемнәрен өлгертеп, халык алдында чыгыш ясарга. Очрашуга гармунчы Равиль Гыймадиев та чакырылган иде. Аның белән берлектә "Ак калфак" лар чыгыш ясар өчен җырлар да...
-
Татарстанда 14 машина, 12 куян янган
Янгын төнлә Столбище авылы янында «Любитель» бакчачылык ширкәте тирәсендә була. Коткаручылар килгәндә бер йортта янгын чыккан була. Лаеш районында чыккан әлеге янгында 14 автомобильгә зыян килә, 12 йорт куяны янып үлә. 100 кв. метр мәйданда поддоннар яна. Кешеләргә зыян килми. Янгынның сәбәпләрен ачыклау бара. http://www.almet-rt.ru
-
Матбугат көне уңаеннан Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән очраша
Хәзерге минутларда Казанда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика массакүләм мәгълүмат чаралары баш мөхәррирләре белән очрашу бара. Киңәшмә Татарстан матбугат көне уңаеннан үткәрелә. Анда матбугат үсешененең актуаль мәсьәләләре карала, шулай ук лаеклыларга дәүләт бүләкләре дә биреләчәк.
-
Лениногорскилылар «Эшкә - велосипедта» акциясенә кушылды (фотолар)
Россия күләмендә уздырыла торган бу чарада лениногорскилылар да читтә калмады. Иртән сәгать җидедә үк шәһәребез урамнарыннан "тимер ат"ларда җилдерәтеп үтте. Иң беренчеләрдән булып велосипедта эш урынына шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе начальнигы Марс Хәсәнов килде. Башкарма комитетта эшләүче кызлар да көлешә-көлешә велосипедта килеп җитте....
-
Бүген безнең һөнәри бәйрәм - Татарстанда матбугат көне
19 май - Татарстанда матбугат көне. Әлеге уңайдан "Заман сулышы" газеты хезмәткәрләрен, ветераннарыбызны, башка район һәм шәһәр газет-журналларында эшләүче хезмәттәшләребезне бәйрәм белән котлыйбыз. Барыгызга да иҗади уңышлар, гаилә иминлеге һәм үткер каләм телибез. Бәйрәм алдыннан газетыбыз яңарды. Аның бизәлешенә, версткасына үзгәрешләр кертелде, заман таләпләренә яраклаштырырга тырыштык. Чәршәмбе, җомга газетлары белән...
-
Әнисен үтергән татарстанлының язмышы аяныч тәмамланган
Май уртасында Оренбург өлкәсендә юл читеннән одеялга төреп, скотч белән уралган ир-ат мәете табалар. Ул Казанда яшәүче, әнисен үтергән өчен төрмәдә утырып, күптән түгел генә иреккә чыккан 45 яшьлек ир булып чыга. Тикшерү барышында аны Бөгелмәдәге туганы үтергәне ачыклана. 12 майда алар бергә эчеп утырганнар. Аннары фатир мәсьәләсе турында сүз...