28 май 2020 яңалыклары
-
24 июньдә ял итәчәкбезме?
Россия Президентының пресс-секретаре Дмитрий Песков Җиңү парады көне – 24 июнь ял булыр дип өметләнә.
-
Июнь аенда Казаннан Мәскәү, Анапа, Санкт-Петербург һәм Сочига авиарейслар яңартыла
Июнь аенда Казан аэропортыннан Мәскәү, Анапа, Санкт-Петербург һәм Сочига рейслар яңартыла. Бу хакта Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.
-
Татарстанда 3-7 яшьлек балалары булган 27,4 мең кеше яңа түләүләр алачак
Татарстанда өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балалар өчен 27,4 мең кеше президентның яңа түләүләрен алачак. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында яңа коронавирус инфекциясе таралу шартларында социаль ярдәм чаралары турында ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.
-
Аттестатлар ике атна дәвамында әзер булачак
Бу уку елының чыгарылыш сыйныф укучылары июньнең беренче атнасында аттестатлар алачак. шул исәптән, алтын медальләргә дәгъва кылучы укучылар да.
-
Татарстанда күпбалалы гаилә могҗиза белән үлемнән котылган
Татарстанда күпбалалы гаилә янгын чыгу сигналы җиткергән прибор ярдәмендә һәлакәттән котылып калган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
-
Лениногорскида режимның үтәлүен тишерү буенча полиция рейдлары дәвам итә
Лениногорск хокук сакчылары көн саен коронавирус инфекциясен таралуны булдырмау максатында рейдлар уздыра. Тикшерүләр сәүдә үзәкләрендә, матурлык салоннарында, вокзалларда, автобус тукталышларында, ишегалларында һәм халык күп җыела торган башка урыннарда үткәрелә.
-
Мәгариф министрлыгы башлыгы югары уку йортларына керү тәртибен аңлатты
Гаризаны бердәм дәүләт имтиханын тапшырганга кадәр язарга мөмкин. Абитуриентлар югары уку йортларына гаризаларны 20 июньнән 17 августка кадәр тапшыра ала. Беренче канал эфирында мәгариф һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков шул турыда әйтте.
-
Минтимер Шәймиев: Россия халкы бердәмлек күрсәтеп барлык сынауларны җиңде
Россия халкы бердәмлеге нәтиҗәсендә иң авыр сынауларны җиңде. Бу хакта Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан видеомөрәҗәгатьтә әйтте.
-
Быел тупланма пенсия күләме артачак
2020 елда россиялеләрнең тупланма пенсияләре 9,13 процентка артачак, 1 августтан аны яңадан исәпләячәкләр һәм бу 80 мең кешегә кагылачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Пенсия фондының матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
-
40 яшьтән соң саулыкка 6 адым
Кырыктан соң тормыш башлана гына. Ул актив, тагын да күңеллерәк үтсен өчен сәламәтлек турында кайгыртырга менә дигән вакыт.