Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Бәраәт кичәсендә чишмә суы зәм-зәм суы белән кушыла дигән сүз дөресме?

Казанның «Рәхмәтулла» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Ясәвиевтан Бәраәт кичәсе турында сораштык.

– Хәзрәт, шәгъбан аенда билгеләп үтелә торган Бәраәт кичәсе турында сөйләгез әле.
– Бәраәт сүзенең мәгънәсе – мәгъфирәт, ягъни ярлыкау. Ул шәгъбан аеның 14еннән 15енә, милади исәп буенча 24сеннән 25 февральгә каршы кич. Бу кичтә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен һәм мәгъфирәтен алып калырга тырышканнар. Электән үк Бәраәт кичендә Аллаһы Тәгаләдән тәкъдирләре хәерле булуны сораганнар. Без дә аны гыйбадәттә, Коръән, нәфел намазлар укып үткәрергә тиеш. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең бер хәдисендә килгәнчә: “Шәгъбән аеның унбишенче кичәсе керсә, аны гыйбадәт белән үткәрегез. Көндез исә ураза тотыгыз, чөнки Аллаһы Тәгалә ул кичтә кояшның чыгуына кадәр дөнья галәменә рәхмәтен таратыр һәм сорау булыр: “Тәүбә итүче булса, аны гафу итәм. Ризык соаручы булса, аңа ризык бирәм. Авыруга дучар булса, аңа саулык-сәламәтлек бирәм. Бармы андый кешеләр?”, – дип әйтер (Ибн Мәҗә, Тирмизи).
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм, биш вакыт намаздан кала иң хәерле намаз ул – тәхәҗҗүд намазы, чөнки анда бәрәкәт бар, дигән. Тәхәҗҗүд төннең өченче өлешендә укыла. Багдад хәлифе Һарун әр-Рәшиднең һәр төндә 100 рәкәгать нәфел намазы укуы билгеле. Хәлиф, ягъни идарәче булуга карамастан, түбәнчелек белән ел әйләнәсе һәр төн 100әр рәкәгать намаз укыган. Шуның белән үрнәк булып тора. Кышның озын төннәрен без дә гыйбадәттә үткәреп, савап алып калырга тырышыйк. Бәраәт кичендә фәлән хәтле рәкәгать намаз укырга дигән нәрсә юк. Мөселман кешесе нәфел намазын һәрдаим укып бара икән, ул – хәерле гамәл. 

– Халык арасында Бәраәт кичәсендә чишмә суы зәм-зәм суы белән кушыла дигән фикер бар. Моңа ышанырга кирәкме?
– Ул дәлиле булмаган бер ырым гына. 

– Шәгъбан – рамазан аена әзерлек ае дип тә әйтәләр. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм аңа ничек әзерләнгән?  
–  Гайшә радыйаллаһу ганһәнең хәдисләрендә, айның күпчелек көннәрендә Расүлебез ураза тоткан, дип килә. “Бу айда барча бәндәләрнең гамәлләрен Аллаһы Тәгаләгә җиткерерләр. Шуның өчен уразалы хәлдә буласым килә”, – дигән Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм. Аның өчен бу ай иң әһәмиятлеләрдән саналган һәм шуңа да мөселманнарның бу айга карата битараф булуларына борчылган. Без дә Пәйгамбәребездән үрнәк алып, шәгъбан аенда күпләп ураза тотарга тырышыйк. 

"Ш.К."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев