Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Яңа туган баланы ак биләүгә биләү – сөннәт

Шәригать буенча яңа туган баланы ак төсле биләүгә биләү сөннәт булып санала (Мөхәммәд пәйгамбәр гәләйһиссәләм яңа туган оныгы Хөсәенне нәкъ менә ак биләүгә биләгәне мәгълүм).

Балага азан һәм камәт әйтеп исем кушу – шәригать әдәпләреннән санала. Сөннәт буенча баланың уң колагына азан, ә сул колагына камәт әйтеп дога кылу һәм балага бәхет-сәгадәт, имин, гыйбадәтле тормыш теләү – мөселманнарның күркәм бер гадәте. Шуңа да игътибар итәргә кирәк – матур, яхшы мәгънәле исем кушу – әти-әнинең балага карата булган мөһим бурычларының берсе. Шул исем белән аңа гомере буе дәшәчәкләр, ахирәттә, Кыямәт көнендә дә кеше үз исеме белән чакырылачак (бу хакта пәйгамбәребезнең бер мөбарәк хәдисендә әйтелә). Кызганычка, хәзер шактый күп милләттәшләребез модага иярепме, мәгънәсенә игътибар итмичә балалырына ят, чит исемнәр куша. Шуңа күрә исемне сайлаганда имам яки башка бер дин әһеле белән киңәшергә кирәк. Исем кушу йоласын озакка сузмыйча мөмкин кадәр тизрәк башкару хәерле.

Бала туганнан соң бер атна-ун көн үтүгә аның чәчен кырып алу – шәригать күрсәтмәләренең тагын берсе. Хәдисләрдән билгеле булганча, Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) үз балаларының чәчен кырып, шул чәч авырлыгындагы көмеш бәясеннән сәдака биргән.

Ислам динендә бала туу хөрмәтенә корбан чалу да каралган (ул “гакыйка корбаны” дип атала). Әлеге йола Аллаһка шөкер итү, рәхмәтеңне белдерү нияте белән башкарыла. Шәригать буенча кыз туса бер сарык, малай туса ике сарык чалынырга тиеш, әмма һәркем үз мөмкинлегенә карый (малай өчен беренче елны бер сарык чалып, икенчесен киләсе елга калдыру да ярый). Сөннәт буенча корбанны бала туганнан соң җиденче көндә чалалар, әмма соңрак чалу да рөхсәт ителә (хәзер кайберәүләр “бу тәртип турында белмәгән идек” дип инде балигъ булган балалары өчен дә гакыйка йоласын башкара, бу да шулай ук рөхсәт ителә). Гакыйка корбаны итен туганнарга, күршеләргә, дусларга яки мохтаҗларга өләшергә мөмкин, үз гаиләңә калдырырга да ярый.

"Ш.К."

Фото: https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев