Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Кадер кичендә нинди дога укыла?

Рамазан аенда күңелне ымсындырып торган бер көн була. Ул да булса – Кадер киче. Мөселман кеше өчен иң серле, иң кадерле кичләрнең берсе ул. Быел аны кайсы төннән эзләргә? Кадер кичен ничек уздрырырга кирәк? Нинди дога укырга?

"Ихлас" мәчетеннән Мөдәррис хәзрәт Гыймранов шул сорауларыбызга җавап бирде.

Кадер киче – Аллаһы Тәгаләнең Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәсәлләмгә биргән олы нигъмәте. Коръәни Кәримдә Кадер киче турында бик еш искә алына, аның фазыйләтләре турында сөйләнә.

– Кадер кичен нинди билгеләрдән танып белергә була?

– Кадер киченнән соң икенче көнгә таба кебек түп-түгәрәк һәм нур чәчмичә кояш чыга. Бу кичнең иң төп билгесе әнә шул. Тагын бер хәдистә: «Ул төн ачык, тыныч булыр, анда бәрәкәт булыр. Ул ни суык, ни салкын булмас, икенче көнне кояш нурлар чәчмичә чыгар», – дигән юллар бар.

– Кадер кичен ничек уздырырга?

– Пәйгамбәребез Мөхәммәт Мостафа галәйһиссәлам: «Кем дә кем, шушы кичәне Аллаһы Тәгаләнең рәхим-шәфкатенә, аның гөнаһларны кичерүенә өметләнеп, гыйбадәттә үткәрсә, аның үткән барлык гөнаһы да гафу ителер», – ди. Шуңа күрә шушы кичне гыйбадәттә уздырырга кирәк. Рәсүлебез рамазан аеның соңгы ун көнен мәчеттә үткәргән. Ул төннәрен гыйбадәттә булган, гаиләсен дә уяткан. Шуңа күрә бу кичне гыйбадәттә, зекердә, тәсбихтә, догада, Коръән, тәһәҗҗүд намазын укып үткәрсәк, Аллаһы Тәгалә барлык гөнаһларыбызны да кичерәчәк. Кадер кичендә үзен гыйбадәткә, зекергә багышлаган кешенең хәерсез гамәлләргә дә вакыты калмый.

– Быел Кадер кичен нинди көннәрдә эзләргә кирәк? Ул ни өчен яшерелгән?

– Кадер киче рамазан аеның соңгы ун көнендә һәм так сандагы төндә яшерелгән була. Шул рәвешле быел ул рамазан аеның 21, 23, 25, 27, 29 нчы кичнең берсендә булырга мөмкин. Адәм балалары шушы бер көнгә, бер сәгатькә генә басым ясамасыннар, гыйбадәтләрен күп кылсыннар, әҗерләре, иманнары, тәкъвалыклары артсын дип, Аллаһы Тәгалә шушы төнне яшергән. Бер елда – 365 көн. Шуның бер ае – ураза. Шул бер айның соңгы ун көне, шул ун көннең биш төне… Күпме бу? Юк, билгеле. Шуңа күрә адәм балалары күбрәк зекер, дога кылсыннар, ялкауланмасыннар, уяу булсыннар иде.  

Кадер кичендә укыла

Рәсүлүллаһ галәйһиссәлам Гайшә анабызга бу кичәдә уку өчен ошбу доганы өйрәткән: «Әллааһүммә иннәкә әфүввүн түхибүл әфвә фәфү әннии».

Мәгънәсе: «Аллаһым! Син – гафу итүчесең, гафу итүне сөярсең, мине гафу ит!»

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/03/137190/
© Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев