Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Күңел төшенкелеге вакытында нинди дога укырга?

Төшенкелеккә бирелүчеләргә Ислам дине нинди мөнәсәбәттә? Күңел төшенкелегенә бирелү гөнаһмы? «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин депрессиягә бәйле сорауларыбызга ачыклык кертте.

– Ислам дине күңел төшенкелегенә нинди мөнәсәбәттә?

– Пәйгамбәребез һәрчак оптимист, позитив булган. Ярты сткан су бирсәләр дә, ул яртылаш буш дип түгел, яртылаш тулган, дип әйтә торган булган. Хәдисләрдән аңлашылганча, шатлык килгәндә мөселман шөкер итәргә тиеш. Моның өчен аңа әҗер-савап языла. Авырлык килгәндә сабыр итсә, Аллаһы Тәгалә аның хата-кимчелекләрен гафу итә. Шуңа күрә нәрсә генә булса да, мөселман кешесе аны хәерлегә юрарга тиеш.

– Күңел төшенкелегенә бирелү гөнаһмы?

– Кеше ни өчен күңел төшенкелегенә бирелә? Чөнки ул тәкъдиргә, Раббыбыз Аллаһ безгә язган язмышка ышанмый. Хәтта сөекле пәйгамбәребез дә: «Нәрсә булса да хәерлегә», – ди. Коръәндә дә Раббыбыз: «Һәр авырлыктан соң яхшылык, уңыш киләчәк», – ди. Пәйгамбәребез авыр вакытларда, нинди генә кыенлыклар күрергә туры килсә дә, Раббыбызга шөкер итә торган булган. Безгә килгән авырлыкларны хәл итүче дә, тәкъдиребезне язучы да – Аллаһы Тәгалә. Соңгы арада без хәтта бер-беребезгә елмаймый да башладык. Ә пәйгамбәребез: «Елмаю – сәдака», – ди. Шуңа күрә бу турыда да онытмасак иде. Күңел төшенкелегенә бирелү – гөнаһ. Шуннан ерак торыйк.

– Коръән укылмаган нигездә кеше күңел төшенкелегенә ешрак бирешә, диләр. Бу сүзләрдә хаклык бармы?

– Әйе, әлбәттә. Ник дигәндә, Коръән уку безнең мөселманлыкны күрсәтә. Коръән аша Раббыбыз Аллаһ безнең белән сөйләшә, безгә бу дөньяның тәртибен аңлата. Коръәнне укымаган, анда ниләр язылганлыгын белмәгән кеше, мин булдыра алмыйм, миннән булмый дип, төшенкелеккә бирелә. Аллаһы Тәгалә: «Һәр нәрсә хәерлегә», – ди. Вакыт җиткәч, барысы да булыр. Беркайчан да өметне өзмәскә, төшенкелеккә бирелмәскә генә кирәк. Шуңа күрә йортларыбызга да Коръән укытырга кирәк. Юкса анда, дөрестән дә, депрессиягә бирелү гадәти күренешкә әвереләчәк. Моннан саклану өчен, Коръән китабы да өстәл китабыбызга әйләнсен.

– Күңел төшенкелеге вакытында ни эшләргә?

– Күңел төшенкелеге вакытында «Аятелкөрси» сүрәсен укырга кирәк.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/08/149706/
© Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев