Күз тиюгә каршы тәнгә әйбер тагу дөресме?
Күз тиюне булдырмау өчен, тәнгә төрле әйбер тагып йөрү – хаталы эш.
Күз тиюгә каршы иң яхшы чара һәм дәва – Коръән-Кәримнән сүрәләр уку.
Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның сәламе вә рәхмәте булсын) һәм аның сәхабәләре заманында бу ысул уңышлы кулланылганы мәгълүм. Гадәттә, күз тиюгә каршы «Фәтихә», «Ихлас», «Фәләкъ», «Нәс» сүрәләре, «Аятел-Көрси» һәм «Каләм» сүрәсенең 51 нче аяте укыла. (“Дин вә мәгыйшәт” китабыннан)
Әюбнең авырган вакытта кылган догасы: «Әннии мәссәнийәд-дурру үә әңтә әрхәмүрраахимииин» («Раббым! Бу авыру мине сырып алды. Син исә мәрхәмәтлеләрнең иң мәрхәмәтлесе»). («Әнбия /Пәйгамбәрләр/» китабыннан)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев