Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Намаз укуны бер башлап, бер ташласаң, нәрсә була?

Сорауга Раил хәзрәт Фәйзрахманов җавап бирә.

– Кеше бер мәртәбә намазга басып, мәшәкатьләр сәбәпле, намазын ташласа, соңрак тәүбәгә килеп, Аллаһтан кичерү сорап, гыйбадәткә кире кайтса, Аллаһы Тәгалә кичерер. Әмма сәбәпсез, Аллаһы Тәгалә хөкемнәреннән тайпылып, намазын калдырса, бу бик куркыныч. Кыямәттә Аллаһы Тәгаләнең газабы катырак булырга мөмкин.

Намазга басу – зур бүләк. Намаз уку мөмкинлеген бик аз кешеләргә генә бирә. Аллаһы Тәгалә машинасын, йортын, байлыгын бөтен кешегә дә бирергә мөмкин. Әмма иман ләззәтен сайлап кына бирә. Мондый бүләкне югалтудан куркырга кирәк!

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/02/133801/
© Ватаным Татарстан

фото: https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев