Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Нигә без төш күрәбез?

Алар Аллаһтан, шайтаннан, башыбызда йөрткән фикер, уйларыбыздан була ала.

1. Аллаһтан булган төш. Мондый төшләрнең чыганагы Аллаһ, ягъни бу төшләр Аннан килә. Аллаһтан булган төшләрне гадәттә пәйгамбәрләр күрә торган иде. 
Аллаһтан булган төшләр үзләренең ачык, өзлексез булуы белән аерылып тора. Аны күргән кеше йокысыннан уянгач та, мондый төшне сөйләп бирә ала. Алар һәрвакытта да билгеле бер мәгънәгә ия, мондый төшләр тормышка аша. Әмма кайчан икәне безгә мәгълүм түгел. Пәйгамбәрләргә Аллаһтан күрсәтмәләр төш аша да килә торган иде. 

2. Шайтаннан булган төшләр. Мондый төшләр куркыныч һәм шомлы булулары белән аерылып тора. Кайвакыт без үзебезнең биектән егылып төшкәнне, йә безне буа башлаганнарын яисә суда батканыбызны күреп, куркып уянып китәбез һәм тиз генә тынычлана алмыйбыз. Моның сәбәбе бар: шәйтан төшләребездә булса да, безгә зыян салырга тели. 

3. Башыбызда йөрткән фикер, уйларыбыз сәбәпле кергән төшләр.  Икенче төрле аны, ничек кенә кызык яңгыраса да: "Тавык төшенә тары керә", – дип әйтү дөрес булыр. Мондый төшләр көн дәвамында безнең белән булган вакыйгалар, әйтелгән сүзләр белән бәйле. Хәтта йоклар алдыннан караган берәр фильм, укыган әсәр дә "төнге сәяхәт"ебездә чыгылыш табарга мөмкин.
Һәрбарчагызга да хәерле, бәрәкәтле атналар, яхшы хәбәрләр белән тулып торган имин көннәр телим. 

Тимергали хәзрәт Юлдашев

"Ш.К."

Фото: https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хаерле ирта! Мин тош керуга ышанам! 17 июнь Зай- Каратай авылында,Дунай урамы, минем Туган нигеземне яндырдылар, Бакыйлыкка кучканнан бирле, Инаем тошка кергане юк иде, ойне яндырганнан сон, кем иканен бик айбат анлатты.