Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Сирень чәчәге битне яшәртә

Бакчада сиреньнәр чәчәк атты, файдасын күреп калыгыз.

Тирә-якка хуш ис таратып, бакчада сиреньнәр чәчәк атты. Сирень — һәркемгә балачактан таныш хуш исле чәчәкле куак. Аның чәчкә атуы җәй килүен аңлата да инде. Хәзер бакчачылар сиреньнең нинди төрләрен генә үстерми!

Аларның матурлыгына сокланмый мөмкин түгел. Мәсәлән, “Мулатка” сорты — шәмәхә кызыл төстә, “Богдан Хмельницкий” — катлы-катлы алсу, “Моник Лемуан” — катлы-катлы ак, “Мәскәү сылуы” катлы-катлы аксыл-алсу төстәге чәчкәләре белән аерыла.

Сиреньнең матурлыгы, хуш исле булуы карашны, күңелне сөендерсә, чәчәкләреннән ясалган битлек битегезне яшәртеп, сәламәтләндереп җибәрер.

Битлек ясау өчен бер кашык өеп салынган вакланган сирень чәчәкләренә шулкадәр үк каймак кушып болгатыгыз. Шул массаны ике сәгатькә суыткычка куеп торыгыз. Катнашманы биткә яхшылап сөртеп, 12-15 минут тыныч кына ятып торыгыз.

Аннары җылы сөттә чылатылган мамык белән сөртеп алыгыз. Әлеге битлек тирене тукландыра, дымландыра һәм агартып җибәрә.

Сиреньнәр чәчәк атканда атнасына ике-өч тапкыр шул битлекне эшләсәгез, битегез яшәрми калмас.

https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2022-05-19/siren-ch-ch-ge-bitne-yash-rt-2809927

https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сирень чәчәге битне яшәртә