Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алар 12 төрдәге төсне аерырга сәләтле ( кызыклы фактлар)

Иң зур моллюскны 2007 елда Яңа Зеландия балыкчылары Антарктида ярларыннан тоталар.

Озынлыгы 10 метр, ә авырлыгы – ярты тоннага якын. Моллюскны өйрәнгәннән соң, галимнәр гаҗәеп ачыш ясаганнар: аның аш кайнату системасы баш мие аша уза.

Җир йөзендә иң зур хайван – кит. Аның озынлыгы – 33 метр, авырлыгы 100-120 тоннага кадәр җитә. Кит күбесенчә криль (вак кысла) белән туклана. Аларны көненә 3-5 тонна ашарга сәләтле. Кайбер китлар балык та ярата.
Дельфиннар үзара билгеле бер тавыш сигналлары аша аралаша белә. Борчылган вакытта алар чәрелдәгән кебек сигнал җибәрәләр. Кайвакыт сузып, моңлы итеп тавыш бирәләр. Ә кайчак эт өргән кебек аваз да чыгарырга сәләтле.

Тропик һәм субтропик диңгезләрдә “богомол” дип аталучы кызыклы  хайван яши. Аларның күзләре дөньяда иң катлаулысы. Богомоллар 12 төрдәге төсне аерырга сәләтле. Шулай ук ул инфракызыл һәм ультрашәмәхә нурларны да күрә ала.

Иң зур моллюскны 2007 елда Яңа Зеландия балыкчылары Антарктида ярларыннан тоталар. Озынлыгы 10 метр, ә авырлыгы – ярты тоннага якын. Моллюскны өйрәнгәннән соң, галимнәр гаҗәеп ачыш ясаганнар: аның аш кайнату системасы баш мие аша уза.

 

http://muslumirc.ru/news/stati/kyzykly-faktlarrpp

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев