Алабугада 656,5 кв. метр мәйданлы ике катлы кирпеч утарны аукционга куйганнар.
XIX гасырның икенче яртысындагы бина торак архитектура һәйкәлләре исемлегенә керә. Аны «Мәдәни мирас объекты өчен 1 сум» программасы буенча сатып алырга мөмкин.
Утар Алабуга сәүдәгәре, меценат һәм шәһәр башлыгы Никита Иванович Ушковныкы булган. Бина классицистик юнәлештәге эклектика стилендәге утар комплексының сирәк үрнәге булып тора.
Йөз елдан артык вакыт эчендә утар берничә билгеләнешне алмаштырган. Башта ул сәүдәгәрнең торак йорты була, аннары керем йорты була. Соңрак бинада 230 нчы запас пехота полкының хәрби лазаретын урнаштырганнар. 1918 елда биредә Алабуга тарихында беренче Роза Люксембург исемендәге балалар бакчасы ачыла.
«Мәдәни мирас объекты өчен 1 сум» программасы Татарстанның тарихи биналарын саклап калырга һәм авария хәлендәге объектларны хуҗалык әйләнешенә кайтарырга тиеш.
Татар-информ
Нет комментариев