Җинаять эше.
Ир-ат чит кеше мөлкәтен тиз генә үзләштергән дә ломбардка илтеп тә тапшырган.
Әлбәттә, хокук саклау органнары каракның эзенә төшкәннәр. Зыян күрүчедән гариза керү белән, алар ломбардка тапшырмадылар микән дип шикләнгәннәр. Эчке эшләр бүлеге ломбардлар белән тыгыз хезмәттәшлек иткәнгә, алар каракның шәхесен ачыклый алганнар. Ир-ат судта үз гаебен таныган, матди зыянны каплаган. Велосипедлар иясенә кайтарылган.
Күптән түгел суд әлеге җинаять эше буенча карар чыгарды: ир-ат ике эпизод буенча гаепле дип табылды. Ир-ат элегрәк милеккә каршы җинаятьләр өчен хөкем ителгән булган, шулай да суд гуманлык күрсәткән: 2 елга сынау срогы белән шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү билгеләнгән. Димәк ике ел буе ир-ат ныклы күзәтүдә булачак. Әз генә закон бозса да, шартлы срок булудан туктап, чынлап торып, рәшәткә артына китәргә мөмкин.
Эчке эшләр бүлеге мөлкәтне подъездда түгел, фатирда сакларга куша.
Нет комментариев