Агымдагы атнада Татарстанда циклоннар тәэсирендә аномаль җылы һәм коры һава торышына алмашка дымлы һәм шактый салкын һава киләчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.
3 ноябрьдә, төнлә һәм иртән явым-төшем әле көтелми. Әмма көндез атмосфера фронты якынлашу белән төбәкнең көнбатышында һәм көньягында бераз яңгырлар явачак. Тәүлек эчендә урыны белән томан төшәчәк. Тәүлекнең караңгы вакытында һава температурасы +1 дән -4 градуска кадәр (көнчыгышта һәм көньякта – -9 градуска кадәр), көндез +3 тән +8 градуска кадәр булачак.
- Чәршәмбе, 4 ноябрьдә, Татарстанга яңгырлар килә. Төнлә республика буенча термометр баганалары +4...-1 градуска кадәр төшәчәк (көнчыгышта -4 градуска кадәр), ә көндез +4...+9 градуска кадәр күтәреләчәк.
- Пәнҗешәмбе көнне, 5 ноябрьдә, төбәк территориясендә җепшек кар һәм кар рәвешендә явым-төшем көтелә. Температура төнлә +2 дән -3 градуска кадәр, көндез 0 дән +5 градуска кадәр булачак.
Метеорологларның беренчел мәгълүматларына караганда, җомга һәм шимбә көннәрендә, 6 һәм 7 ноябрьдә, циклоннар һәм атмосфера фронтлары тәэсирендә Татарстанда җепшек кар явачак, кыска вакытлы бураннар булырга мөмкин. Төнлә температура 0...-5 градуска кадәр төшәчәк, ә көндез температура 0.. +3 градустан артмаячак.
Элегрәк ТР Гидрометеорология үзәге республика территориясендә ноябрь ае нормадан бер градуска җылырак булачак, дип сөйләгән иде. Шуның белән бергә көзнең соңгы аеның беренче декадасы нормадан бер-ике градуска җылырак булачак.
Нет комментариев