Кызга 12 яшь булган.
Бөгелмәдә Губин исемендәге балалар сәламәтләндерү лагеренда авырып киткән кыз вафат була. Бу хакта «Татар-информ»га ТР яшьләр министрлыгында хәбәр иттеләр.
Лагерь 29 октябрьдә башланган, барлыгы 195 бала ял итәргә килгән. 1 ноябрьдә 20.26 сәгатьтә 4 нче отрядта тәрбияләнүче кыз медпунктка баш авыртуына зарланып мөрәҗәгать иткән. Аның температурасы 39,4 градуска кадәр күтәрелгән. 21.05 сәгатьтә баланы әти-әниләре алып киткән, 2 ноябрьдә алар ашыгыч ярдәм чакырткан, кызны Бөгелмә балалар хастаханәсе бүлегенә, аннан Лениногорск үзәк район хастаханәсенең реанимация бүлегенә китергәннәр. Медицина учреждениесенә Республика балалар клиник хастаханәсеннән реаниматолог килгән.
Барлык тырышлыкларына карамастан, 2 ноябрьдә 17.15 сәгатьтә табиблар яшь пациентның үлемен теркәгәннәр. Беренчел диагноз – менингококк инфекциясе, Уотерхаус-Фридериксен синдромы, менингококцемия.
«Сменада катнашучыларның барысын да Татарстан буенча Роспотребнадзор хезмәткәрләре һәм Бөгелмә үзәк район хастаханәсе табиблары күзәтүгә алды. Бала белән бер отрядта булган балалар вакцинацияләнергә тиеш», – дип сөйләделәр министрлыкта агентлыкка.
Нет комментариев