Лениногорскилы мошенникларның хәйләсенә  эләгеп, 1,1 миллион сумнан артык акчасын югалткан
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилы мошенникларның хәйләсенә эләгеп, 1,1 миллион сумнан артык акчасын югалткан

Һаман алданалар.

1978 елгы Лениногорск кешесе 1 165 000 сумга якын акчасын югалткан. Башта ул акчаны интернеттагы реклама буенча финанс платформасына салган. Ир-ат акчаны чыгарырга теләгәч, «аналитик» ай ахырына кадәр көтәргә киңәш иткән. Отзывларны тикшергәннән соң, лениногорскилы үзен алдауларын аңлаган.

Шуннан соң аңа «юрист» аша акчаны алдан түләү бәрабәренә кайтарырга тәкъдим иткәннәр. Түләүдән соң акча килеп җитмәгән. Ир-ат полициягә мөрәҗәгать иткән.

Лениногорск эчке эшләр бүлегендә мошенниклык турында җинаять эше кузгатулары хакында хәбәр иттеләр. Полиция искә төшерә: акчаны алдан түләү бәрабәренә аны кайтарырга вәгъдә итүчеләргә акча күчермәгез.


Нет комментариев