ҖӘМГЫЯТЬ

Әхмәтов: Әгерҗе районында 6 мең башка исәпләнгән терлекчелек комплексы төзелә

Әгерҗе районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар, авыл җирлекләре башлыклары һәм район активы белән очрашты.

Ул авыл хуҗалыгы техникасы һәм җирле продукция күргәзмәсен карады, урып-җыю эшләренең барышы белән танышты һәм төзелә торган «Собинагро Әгерҗе» терлекчелек комплексында булды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте.

"Әгерҗе районында терлекчелекне үстерүгә зур игътибар бирелә, яңа комплекс та моңа дәлил булып тора. Минем бер генә теләгем бар – динамикалы үсешне шулай тотарга һәм дәвам итәргә», - дип ассызыклады Әхмәтов.

Кадыбаш авыл җирлегендә 6 мең баш савым сыерына исәпләнгән комплекс төзелә. Беренче этапны ноябрь-декабрь айларында тапшырырга планлаштыралар. Инде 1,3 млрд сум инвестицияләнгән, барлыгы 5 млрд сумга якын акча юнәлдерү планлаштырыла. Биналарның мәйданы 150 мең квадрат метр тәшкил итәчәк: сыер абзарлары, бозаулату блогы, «Карусель» саву залы, бозаулар өчен корпуслар, административ бүлмәләр, ашлык склады, ашлык киптерү комплексы, автоягулык, азык блогы һәм тирес саклагычлар. Беренче таналарны Пенза, Воронеж өлкәләреннән һәм Башкортстаннан алып кайтканнар.

Үсемлекчелектә районда бөртекле ашлык чәчүлекләрен киметкәннәр, ләкин майлы культураларны арттырганнар. 12,2 мең га (планнан 77%) бөртекле культуралар суктырылган, 35,5 мең тонна ашлык суктырылган.

Татар-информ


Нет комментариев