Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Безнең район җир сугарырга әзерме? Татарстан Президенты күзәтү ясады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җирләрне сугаруга сүлпән караган районнарны атады. Ул Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коллегия утырышында чәчүлек мәйданнарын сугару юнәлешендә җитди эшләргә кирәклегенә басым ясады.

«2010 ел безгә күрсәтте, ул вакытта мелиорация буенча берничә программа кабул иттек. Бу вазгыятьне тотрыкландырды, ләкин безнең потенциал һәм ихтыяҗ күпкә зуррак. Кайбер районнар актив эшли, сулыклар буенча, сугару системалары, ремонт буенча да…Ә сугару буенча сүлпән эшләгән Аксубай, Зәй, Менделеевск, Яңа Чишмә, Спас районнарын тәнкыйтьләргә мәҗбүрбез», — диде Рөстәм Миңнеханов.

«Сугару һәркайда кирәк. Климатик үзгәрешләр чәчүлек мәйданнарын дымландыруга һәм корылыкка чыдам сортларга игътибарлы булуны сорый», — дип искәртте Президент.

Ул сугарыла торган җирләр 100 мең гектардан да ким булмаска тиешлеген әйтте.

https://tatar-inform.tatar/news/official/24-02-2022/tatarstan-prezidenty-irl-rne-sugaruga-s-lp-n-karagan-rayonnarny-atady-5850099

https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Президент авыл җирлекләре җир сугару лениногорск районы

2
X