Эшкә алу кагыйдәләренә үзгәрешләр керә
ҖӘМГЫЯТЬ

Эшкә алу кагыйдәләренә үзгәрешләр керә

2026 елның 1 сентябреннән эшкә кабул иткәндә яңа кагыйдә үз көченә керәчәк.

Өч яшьтән кечерәк бала тәрбияләүче хатын-кызларга сынау срогын билгеләргә ярамый. Бу чикләү шулай ук анасыз балаларны тәрбияләүче аталарга, шулай ук балигъ булмаганнарның опекуннарына (попечительләренә) кагыла. Әлегә мондый тыю яшь ярымга кадәр бала белән утыручы хатын-кызларга карата гына гамәлдә – хәзер яшь бусагасын өч яшькә кадәр арттырачаклар.
Әгәр дә эш бирүче хезмәт шарт­намәсендә сынау вакыты турында шарт язса, ул гамәлдә түгел дип саналачак. Димәк, хезмәткәрне сынауны узмаганга эштән чыгару мондый очракта барып чыкмаячак.
 

 https://atnya-rt.ru

 


Нет комментариев