Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Франциядә алты яшьтән узган балалар өчен битлек кию режимы керттеләр

Әлеге таләп җәмәгать транспортында, җәмәгать туклануы предприятиеләрендә, спорт һәм дини оешмаларда гамәлдә.

Франциядә 3 гыйнвардан кайбер җәмәгать урыннарында битлек кию таләбе алты яшьтән алып ун яшькә кадәрге балаларга да кагылачак, диелә ил закон чыгару җыенының рәсми бюллетенендә урнаштырылган декретта.

РИА Новости агентлыгы хәбәр иткәнчә, элегрәк бу таләп 11 яшьтән узган балаларга гына кагыла иде. Ул җәмәгать транспортында, җәмәгать туклануы предприятиеләрендә, спорт һәм дини оешмаларда гамәлдә.

«„11 яшь“ „алты яшькә“ үзгәртелә», — диелә 2021 елның 1 июнендәге документка үзгәрешләр кертә торган декрет текстында.

Билгеләп үтелгәнчә, бюллетеньдә әлеге декрет 3 гыйнварда дөнья күрәчәк, ул шул көннән үз көченә керә.

Франция Министрлар Кабинеты вәкиле Габриэль Атталь сүзләренчә, илдә коронавируска бәйле вазгыять бик кискен тора. Сәламәтлек саклау министры Оливье Веран тиздән Франциядә «омикрон» штаммының өстенлек итәчәген әйтте.

https://tatar-inform.tatar/news/health/01-01-2022/frantsiyad-alty-yasht-n-uzgan-balalar-chen-bitlek-kiyu-rezhimy-kerttel-r-5846417

https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: маска