Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа йортлардан торак алучыларга 7 процентлы ташламалы ипотека озайтылырга мөмкин

Бу хакта Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Никита Стасишин Көнчыгыш икътисади форумында ТАСС хәбәрчесе белән әңгәмәсендә белдергән.

Яңа йортлардан торак алучыларга 7 процентлы ташламалы ипотека озайтылырга мөмкин.

Әмма әлеге мәсьәлә буенча тиешле карар сораштыру нәтиҗәләренә таянып кына кабул ителәчәк. Аның әйтүенчә, министрлык 9–12 процентлы ставка чорында ипотека алучыларга аны киметүгә ярдәм итүне күздә тота. Халыкның фатир сатып алудан вакытлыча тыелып торуы сәбәпле, алдагы берничә ел дәвамында торакка ихтыяҗның зур булуы көтелә. Ә моның өчен ташламалы программалар кимендә шушы чорда «эшләргә» тиеш.

Сүз уңаеннан, Россия Финанс министрлыгы 6 процентлы гаилә ипотекасын киләсе елның 31 декабренә хәтле озайтырга тәкъдим итте. Аны 2023 ел ахырына кадәр баласы туган гаиләләргә бирү күздә тотыла.

ЧЫГАНАК

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев