Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кирлегәч белән Сарабиккол арасында яңа асфальт булачак

Тиздән шома юлдан җилдерәчәкбез. Әлеге юлдан бер тапкыр гына булса да узып китү, аның нинди хәлдә икәнен аңларга җитә иде. Дистә елдан артык ремонт күрмәгәнлектән, кайчандыр җәелгән вак ташлардан да берни калмыйча диярлек, зур-зур чокырлар барлыкка килде. Ниһаять, боз кузгалды, юлны ясыйлар. Әлеге эшкә "Татнефтедор" җәмгыятенең "Нурлат автомобиль юллары идарәсе"...

Тиздән шома юлдан җилдерәчәкбез. Әлеге юлдан бер тапкыр гына булса да узып китү, аның нинди хәлдә икәнен аңларга җитә иде.
Дистә елдан артык ремонт күрмәгәнлектән, кайчандыр җәелгән вак ташлардан да берни калмыйча диярлек, зур-зур чокырлар барлыкка килде.
Ниһаять, боз кузгалды, юлны ясыйлар. Әлеге эшкә "Татнефтедор" җәмгыятенең "Нурлат автомобиль юллары идарәсе" тотынган.
Идарә хезмәткәрләре Кирлегәч авылында торып эшли. Яңа юл сигез километр озынлыкта булачак: Кирлегәчтән башланып, Сарабикколга кадәр җитеп, Чирмешән ягына таба борылышка кадәр юл салыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл салына яңа асфальт