Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кулланучы почмагы: Сатып алынган шкаф-купеның детальләре юк

“Мин базарда шкаф-купе сатып алган идем. Өйгә кайтып, төргәкләрне ачканда кайбер детальләре юк икәне ачыкланды.

Хәзер минем нинди дә булса хокукларым бармы?”.

Әнә шундый сорау белән Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына мөрәҗәгать итә берәү.

Тулы комплектлы булмаган товар ул – сатып алу-сату килешүе буенча сатып алучыга тапшырыла торган товар, ул аерым өлешләрдән торырга мөмкин. Өстәвенә, бу очракта бу составлы гына түгел, ә нәкъ менә товарны тулыландыра торган, аның бербөтен буларак эшләвенең үзенчәлекләрен тәэмин итә торган  өлешләр.

Моннан тыш, Россия Федерациясе Гражданлык кодексының 478 маддәсе нигезендә, сатучы сатып алучыга комплектлылык турында сату-алу килешүе шартларына туры килә торган товарны тапшырырга тиеш.

Товар сатып алганнан соң кулланучы товарда ниндидер детальләр җитмәвен ачыклаган очракта, ул сатучыга билгеле бер таләпләр куярга хокуклы.

Кулланучы тулы комплектлы булмаган товар алса, аңа нишләргә?

 Бу очракта  РФ Гражданлык кодексы 480 маддәсенең 1 өлеше нигезендә кулланучы сатучыга алда күрсәтелгән таләпләрнең берсе белән мөрәҗәгать итәргә хокуклы:
 - сатып алу бәясенең тиешенчә кимүе;
 - товарны тиешле вакытта тулыландыру.

Сатучы күрсәтелгән таләпләрнең берсен тиешле срокта үтәмәгән очракта гына, кулланучы комплектсыз товарны комплектлыга алыштыруны таләп итәргә яки сату-алу килешүен үтәүдән баш тартырга һәм түләнгән акчалата сумманы кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы.

Товарны алыштыру турындагы таләп 20 көннән дә артмаска тиеш, ә алмаштыру өчен кирәкле товар булмаганда – 1 ай. Акчаларны кире кайтару турындагы таләп 10 көн эчендә канәгатьләндерелергә тиеш.

Сатучы дәгъвасын канәгатьләндерүдән баш тарткан очракта, кулланучы Кулланучылар хокукларын яклау турындагы дәгъва белән судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы.


Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация алырга кирәккәндә, Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләренә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә аласыз:  Лениногорск шәһәре, Гончаров урамы, 1 йорт.  Белешмәләр өчен телефон: 8 (85595) 5-19-72

 

 

фото: https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев