Лениногорск пенсионеры 600 мең сумнан артык акчасыннан колак каккан
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск пенсионеры 600 мең сумнан артык акчасыннан колак каккан

Алдарлар бик күп.

Лениногорск эчке эшләр бүлегенә 1932 елгы хатын-кыз гариза белән мөрәҗәгать итә. Ул мошенниклык гамәлләре корбаны булуын һәм зур күләмдә акчасыннан колак кагуын хәбәр итә.

Зыян күрүче сүзләренчә, барысы да телефон шалтыратуыннан башланган. Билгесез хатын-кыз үзен «Таттелеком» хезмәткәре дип таныштырган һәм килешүнең гамәлдә булу вакыты чыгуын хәбәр иткән. Сөйләшү барышында мошенник хатын-кыз пенсионерның паспорт мәгълүматларын үзләштергән, шуннан соң элемтә өзелгән.

Берничә көннән соң әбигә тагын шалтырату килгән. Бу юлы шалтыратучы үзен тикшерүче дип таныштырган һәм пенсионерның паспорт мәгълүматлары аша 1 500 000 сум күләмендә акча күчерелүен, шуларның бер өлеше — 500 000 сумы — Украина территориясенә китүен хәбәр иткән. Хатын-кызның улын җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкин булуы белән куркытып, мошенник барлык булган акча саклыкларын «декларацияләргә» тәкъдим иткән.

Ялган хезмәткәргә ышанып, пенсионер ризалашкан. Ул Казанга киткән, анда үзенең 630 000 сумга якын булган акчаларын “инкассатор хезмәткәре мин” дигән  билгесез кешегә тапшырган. Өенә кайткач, хатын-кыз булган хәлне кызына сөйләгән, ул әнисенең мошенниклар корбаны булуын аңлап, полициягә хәбәр иткән.

Лениногорск эчке эшләр бүлеге әлеге факт буенча җинаять эше кузгаткан.

 

 


Нет комментариев