Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфановның 8 март бәйрәме белән котлавы

Лениногорск районының мөлаем, ягымлы хатын-кызлары !

Яз аеның иң матур бәйрәме – 8 март белән чын күңелдән котлыйм!

Бу көнне без әбиләребезгә, әниләребезгә, апа-сеңелләребезгә, хатыннарыбызга һәм кызларыбызга соклану, ярату һәм рәхмәтләребезне җиткерәбез. Сез берничә һөнәрне берьюлы алып барасыз: һөнәри өлкәдә уңышлы гына эшлисез, сез кайгыртучан әни дә, зирәк хатын да, уңган хуҗабикә һәм ышанычлы дус-иптәш кыз да.

Хәрби операциядәге солдатларның әниләренә, хатыннарына аерым котлау сүзләре җиткерәсе килә. Сезнең мәхәббәтегез, сабырлыгыгыз һәм ярдәмегез ир-атларны көчлерәк итә. Сез безнең яклаучыларны батырлыкка, игелекле эшләргә рухландырасыз, сез ышанычлы тыл булып торасыз.  Һәр көн сезгә якыннарыгыздан елмаю һәм соклану китерсен. Сез моңа лаек.

Бу көнне районыбызның барлык гүзәл затларына кайгырту, игътибар һәм ихлас рәхмәт сүзләре яусын. Күңелләрегез – шатлык белән, ә тормышыгыз яңа якты мизгелләр белән тулсын.

Шәхсән үземнән һәм барлык ир-атлар исеменнән сезгә матурлык, нык сәламәтлек, бәхет, мәхәббәт һәм бетмәс-төкәнмәс энергия телим! Яз сезгә җылылык бирсен, ә тормышта уңай мизгелләр күп булсын!

Бәйрәм белән, кадерле хатын-кызлар!


Марат Гирфанов, Лениногорск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев