Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Залаков вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатты

Мэриянең утырышлар залында Лениногорск район Советының чираттан тыш сессиясендә, Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату утырышның көн тәртибендәге төп мәсьәлә булды.

Башка эшкә билгеләнү сәбәпле, Башкарма комитет җитәкчесе Наил Залаков  вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатты.

Наил Залаков безнең районда 10 елдан артык эшләде: баштан авыл хуҗалыгы тармагында, аннары Башкарма комитет җитәкчесе булып эшләде. Бу вакыт эчендә югары эшчәнлек һәм максатчанлык нәтиҗәсендә, ул безнең район  өчен күп эшләр башкарды.

Наил Залаков үзен оста җитәкче итеп танытты. Аның компетентлыгы һәм һөнәри осталыгы, максатка ирешүдә таләпчәнлеге һәм үҗәтлеге республика, шәһәр һәм район җитәкчелеге, җәмәгатьчелеге арасында хөрмәт уятты.

 Районы башлыгы,  шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов депутатлар Советы исеменнән җирле үзидарә органнарында намуслы хезмәтләре өчен Наил Ринат улына  рәхмәт белдерде.  Җирле үзидарә органнарында озак еллар намуслы хезмәте һәм эштәге югары профессионализмы өчен Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хаты тапшырды.

Мэриянең матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев