Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск Социаль фонды хәбәр итә: автобус йөртүчеләр пенсиягә вакытыннан алда чыга ала

Лениногорск Социаль фонды белгечләре аңлатуынча, картлык буенча вакытыннан алда иминият пенсиясе ир-атларга – 55 яшьтә, хатын-кызларга 50 яшьтә билгеләнә.

Әгәр кеше даими рәвештә шәһәр пассажир маршрутларында автобус, троллейбус, трамвай йөртүчеләр булып, 20, 15 ел эшләгәннәр икән, вакытыннан алда пенсиягә чыга ала.

Шул ук вакытта иминият стажы ир-атларның 25 елдан да ким булмаска, хатын-кызларның 20 елдан да ким булмаска тиеш.
Пенсия коэффициенты күрсәткече 30 дан аз булмау – төп шартларның берсе, ди белгечләр.

Махсус стажга шәһәрара һәм шәһәр яны юнәлешләрендә эшләү чоры, шулай ук ведомство, махсус транспортларда һәм заказ транспорт чараларында, шул исәптән такси йөртүчесе булып эшләү керми.

Татарстан буенча СФР бүлегенең Лениногорск бүлекчәсе искәртеп узганча, иминият пенсияләрен, шул исәптән вакытыннан алда билгеләнә торганнары өчен, кешеләр белән пенсия билгеләү өчен кирәкле документларны әзерләү максатында алдан эш алып барыла.

 

фото: Татар-информ

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев