Лениногорскида документсыз рәвештә сатыла торган 141 шешә сыраны әйләнештән алганнар
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида документсыз рәвештә сатыла торган 141 шешә сыраны әйләнештән алганнар

Закон бозганнар.

Хокук саклау хезмәткәрләре Лениногорск шәһәрендәге бер кибеттә тикшерү вакытында документсыз сатыла торган сырага тап булганнар. Барлыгы  21 төрдәге эчемлек – 141 шешәне (бу 95 литрга якын) сатудан алганнар. 

Ачыкланганча, сатучының сыраның легаль һәм куркынычсыз булуын раслый торган документлары булмаган (накладнойлар, сертификатлар).Хәзер эшмәкәргә штраф яный. Эшне ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына алга таба тикшерү өчен тапшырганнар инде.

Алкогольне товар “паспортыннан” башка сатарга ярамый. Бу- закон бозу.

фото: https://gosalcogol.tatarstan.ru


Нет комментариев