Лениногорскида “Яңа ел бизәкләре” конкурсы игълан иттеләр
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида “Яңа ел бизәкләре” конкурсы игълан иттеләр

Ямьләндерик.

Бу -  һәр ел саен үткәрелә торган Яңа ел алды конкурсы, ә нәтиҗәләре тантаналы рәвештә бәйрәм Яңа ел чыршысын ачу  чарасында  игълан ителә.

Анда предприятиеләр һәм оешмалар, авыл җирлекләре, шулай ук шәһәр һәм район халкы катнаша ала. Бизәү объектлары — йортлар, подъездлар, ишегаллары, офислар. 

Гаризаны 4 декабрьгә кадәр тапшырырга өлгерегез. Шәхсән мөрәҗәгать итәргә мөмкин адрес: Лениногорск шәһәре, Шашин урамы, 22 нче йорт, 14 нче кабинет. Яисә электрон почта аша: yuliya.kazakova@tatar.ru 

Лениногорскиның Яңа ел бизәлешен традиция буенча "Татнефть" компаниясе хуплый.

"Яңа ел алдының бәйрәм кәефе расписание буенча килми. Ул безнең гамәлләрдән башлана: чыршыдагы мишурадан, ишегалдындагы болан сыннарыннан, иллюминацияләрдән. Әйдәгез, бергәләп Яңа елны матур итеп каршы алыйк", — ди  Лениногорск районы башлыгы Марат Гирфанов.


Нет комментариев