Торак-коммуналь хуҗалык системасы өчен.
Башкалабыз Казанда Татарстан муниципалитетларына 22 берәмлек коммуналь техника тапшырдылар.
Тапшыру тантанасында Россия Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин һәм республика рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
«Бу бүген торак-коммуналь хуҗалык системасы тотрыклы һәм ышанычлы эшләсен өчен кирәк», – дип белдерде Миңнеханов.
Лениногорск районына яңа төягеч техникасы тапшырылды.
«Паркны яңарткан өчен Хөкүмәткә һәм Рөстәм Нургалиевичка зур рәхмәт! Махсус техниканы безнең халык файдасына нәтиҗәле кулланачакбыз», – ди район башлыгы Марат Гирфанов.
Нет комментариев