Лениногорскида ел башыннан алып җиде кеше тычкан бизгәге йоктырган
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида ел башыннан алып җиде кеше тычкан бизгәге йоктырган

Халыкта “тычкан чире” исеме белән билгеле булган бөер синдромы булган геморорагик бизгәктән ( ГЛПС) гаиләне ничек сакларга. Табиблар профилактика чаралары турында сөйлиләр.

 2026 елда инде 7 кеше тычкан бизгәге белән авырый башлаган. Бу хакта ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Лениногорск бүлеге табибы Рамилә Мөхәммәдиева сөйләде.

"Бу авыручыларның барысы да көнкүреш очраклары булып тора. Шулардан 6 кеше үз йортлары янындагы бакчада эшләгән, чир йоктыручыларның 4се – лениногорскилылар, ә 2 кеше – Сугышлыдан. Бер очрак безнең район урманнарына чыгу белән бәйле", - диде ул.

 Белгечләр сүзләренчә, Лениногорск районы территориясе, бөтен Татарстандагы кебек үк, ГЛПС авыруы буенча табигый территория булып тора, ягъни бездә бу чир барлыкка килү өчен табигый шартлар (урманнар) бар. Шуңа күрә бездә ел саен санитария хезмәте тарафыннан тычкан бизгәге белән авыру очраклары теркәлүе гаҗәп түгел.

2025 елда лаборатор рәвештә 23 очрак расланган, бу 2024 ел белән чагыштырганда 8 очракка кимрәк. Авыручыларның күпчелеге – шәһәрлеләр (17). Авыручылар арасыннан бары тик 3 хатын-кыз, калганнары ир-атлар. Алар барысы да 18 яшьтән өлкәнрәк. Эшләүчеләр — 17 кеше, эшләмәүчеләр — 4, пенсионерлар — 2. Аларның күпчелеге (19) көнкүреш, шул исәптән 12 очракта инфекция йорт яны участогындагы эш белән бәйле.

Яшәү урыны буенча, 7 очракта йоктыру урманга чыгу белән бәйле. Инфекция йоктыру урыннары: Лениногорск  - 5, берәр очрак –  Югары Чыршылы ,Горкино, Дала Зәе, Кирлегәч, Урдала, Тимәш, Түбән Чыршылы, моннан тыш, 2 очрак — Иске Куакта, 4 очрак — Александровкада.

 Рамилә Мөхәммәдиева сөйләгәнчә,  ГЛПС профилактикасы турында кайгыртырга кирәк. Әйтик, беренче тапкыр бакчаларга чыкканда, территорияләрне, биналарны җыештырганда, үзең белән балаларны алып барырга ашыкмаска.  Гомумән, табигатькә чыкканда, бала белән үткәрергә профилактик әңгәмә үткәрү кирәк, аларга ашар алдыннан кулларны мәҗбүри юу турында искә төшерергә, хәтта бу печенье, чикләвек ише ризык кына булганда да. 

фото: ясалма интеллект ярдәмендә


Нет комментариев