Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида янгын булган

Лениногорскиның бер урамында урнашкан йортта янгын булган. Үлүчеләр бармы?

4 май көнне 13 сәгать 15 минутта 66 нчы янгын сүндерү частенә янгын турында хәбәр килә. Лениногорск шәһәренең Ленин проспектында урнашкан 2нче йортның 106 нчы фатирында янгын чыккан. 

Янгын сүндерүчеләргә янгын турында тирә-яктагы халык беренче каттагы фатирның тәрәзә кырыеннан төтен чыгуын күреп хәбәр итә. 

Әлеге фатирда кеше тормаган. Янгын нәтиҗәсендә 18 кв. м мәйданга зыян килә. Бәхеткә, үлүчеләр юк.

Янгынның беренчел сәбәбе — электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу.

Лениногорскилылар, торактагы электр үткәргечләрнең торышына игътибар итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев