Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида яшәүче хатын-кыз, түбәдән кар төшеп, башына җәрәхәт алган

Сак булыгыз

Февраль аеның бер көнендә  Шашин урамындагы 11 нче йорт янында аның башына түбәдән кар ишелеп төшә. Шуның аркасында кызның башы имгәнә һәм  ул Лениногорск үзәк район хастаханәсенә китерелә.

Әлеге очракны Лениногорск прокуратурасы тикшереп, ачыклык кертә.

Идарәче компаниянең  җаваплы булган вазыйфалы затына карата,  күпфатирлы йорт түбәсеннән карны тиешенчә җыештырмаган өчен административ эш кузгатыла. Ә идарәче компания җитәкчесеннән зыян күрүченең сәламәтләнү өчен тоткан чыгымнарын каплауны һәм мораль компенсация түләүне таләп итә.

Нәтиҗәдә, идарәче компания  йорт түбәсе белән бәйле җитешсезлекләрне бетерә. Зыян күрүчегә 20 мең сум күләмендә компенсация түли.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев