Лениногорскида Россия Герое Дамир Исламов истәлегенә багышланган бокс турниры булачак
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида Россия Герое Дамир Исламов истәлегенә багышланган бокс турниры булачак

Бокс турнирында махсус кунаклар - Россия боксы йолдызлары - Александр Поветкин һәм Денис Лебедев.

Дамир Исламов - танкист, Украинада барган махсус операциядә һәлак булды. Аңа үлгәннән соң Россия Герое исеме бирелде.

Аның истәлегенә багышланган бокс турниры якшәмбе, 12 сентябрьдә булачак. Турнир алдыннан 9.00 сәгатьтә үзәк мәйданда мотокаскадерлар шоу-программасы. 12.00 - бокс буенча турнир. Алып баручылар - Александр Белый һәм Аделина Сафина.

Шулай ук бу көнне Дамир Исламов барельефы белән һәйкәл ачылачак.

 

 

 


Нет комментариев