Лениногорскида «Сезнең гаиләдә кояш балкысын» кичәсе үткәрелде (+фотолар)
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида «Сезнең гаиләдә кояш балкысын» кичәсе үткәрелде (+фотолар)

Лениногорскиның «Долголетие» социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә «Сезнең гаиләдә кояш балкысын» дип исемләнгән әдәби-шигъри кичә узды.

Кичә Гаилә елы һәм Халыкара Гаилә көне уңаеннан үткәрелде. Катнашучылар бәйрәмнең тарихы, гаилә кыйммәтләре, туганнарны һәм якыннарны берләштерүче гореф-гадәтләр белән таныштылар.

Бәйрәм гаиләгә багышланган шигырьләр, музыкаль чыгышлар, шаян күренешләр белән үрелеп барды. Психолог киңәшләре дә тамашачылар күңеленә хуш килде.

«Долголетие» үзәгендә дәваланучылар «Минем гаиләм-минем байлыгым» викторинасы сорауларына җавап бирдер, «Мәкальне дәвам ит», «Фразеологизмнар» дип исемләнгән конкурсларда катнаштылар.

Фото һәм мәгълүмат Үзәк китапханәнең ВКонтакте челтәреннән


Нет комментариев