Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида «Тарихта без эзлебез» шәҗәрәләр фестивалендә Хәбибуллиннар гаиләсе җиңде

Конкурсны Татарстанның архив эше буенча Дәүләт комитеты оештыра.

Лениногорскиның тимерьюл станциясе микрорайоны мәдәният йортында  «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» фестиваленең муниципаль этабы үтте.

Муниципаль этапта 3 гаилә катнашты. Алзирә Ленаровна Гайнанова гаиләсе – педагоглар династиясеннән, Туйкиннар нәселеннән. Алзирә Гайнанова 14нче мәктәптә укыта. Аның тәрбияләнүчеләре фестивальдә катнашты, ә улы “Пируэт” хореография коллективы составында коллектив белән бию күрсәттеләр.

Фәнзәт Зиннәтулла улы Хәбибуллиннар – Урмышлы авылының тырыш, уңган-булган гаиләсе. Аларның зур һәм бердәм гаиләсе гаилә традицияләрен саклый. Монда әти һәм ул, әни һәм кыз арасында, шулай ук гаиләдә туганнар арасында ныклы җепләр сузылган. Фәнзәт Хәбибуллинның ике улы да, әтиләре кебек, туган җирне ярата, эш сөя. Киленнәре дә үзләре кебек, уңган, киң күңелле. Кызлары Айгөл шулай ук татар мохитендә тәрбияләнеп, Әлмәттә, мәктәптә балаларга татар телен укыта. Оныклар әби-бабай тәрбиясен күреп, тәртипле, әхлаклы балалар булып үсә.

Горюновлар гаиләсе – сәнгать белән кызыксынучан гаилә. Нина Михайловна фестивальдә гаиләсе белән таныштырды. Ул үзе – Татарстан Рәссамнары союзы әгъзасы, сәнгать белгече. Нина Михайловнаның өч буын вәкиле дә бәйгедә катнашты. Нина Горюнова үзе, кызы - Стороженко Наталья Анатольевна һәм оныгы – Анна. Ул Лениногорск музыка –рәсем сәнгате педагогик колледжын тәмамлаган. Нина Михайловна жюри хөкеменә гаилә фотографияләре, картиналарын тәкъдим итте.

Һәр гаилә үзләре белән, шәҗәрәләре белән таныштырды,  милли ризыкларын тәкъдим итте.
Соңыннан жюри нәтиҗә чыгарды. Беренче урынны Хәбибуллиннар алды. Алар шулай итеп, фестивальнең финалына үтте.

  • «Эхо веков в истории семьи - Тарихта без эзлебез» фестивале 6нчы мәртәбә үткәрелә.  Шәҗәрә традицияләрен саклауга һәм үстерүгә, гаилә бәйләнешләрен һәм буыннар дәвамлылыгын ныгытуга гаилә тарихына кызыксынуны арттыруга  юнәлдерелгән.

 

фотолар: https://vk.com/kultura_leninogorsk?w=wall-217056169_594

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев