Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида тыл хезмәтчәннәрен котлыйлар

Лениногорскиның социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә социаль хезмәт күрсәтелүчеләрне якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котлыйлар.

Алар арасында Лениногорск районы Шөгер авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Әкълимә Абдунагимовна 99 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аның язмышы илебезнең күп кенә кешеләренең язмышына охшаган. Үз гомерендә шатлык һәм кайгы кичергән гади хатын-кыз ул. Шуңа да карамастан, гаҗәеп гадилеген һәм тормыш сөючәнлеген саклап калган.

Социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре Шөгер авыл җирлеге башлыгы Р. Н. Гафиятуллин белән берлектә, якынлашып килүче 9 май бәйрәме белән котлап, аңа ныклы сәламәтлек, иминлек, тыныч һәм бәхетле көннәр теләп, бүләк тапшырдылар.

Фото һәм мәгълүмат Лениногорск мэриясенең ВКонтакте челтәреннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев