Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскига танылган боксчы Николай Валуев килде (ФОТОЛАР)

Бүген Лениногорскида зур спорт бәйрәме: бокс буенча халыкара турнир ачылды, кунак булып танылган боксчы Николай Валуев килде. "Яшьлек" спорткомплексында турнирның тантаналы ачылу өлеше булды. Катнашырга килүчеләр төрле төбәкләрдән иде: Казахстан, Уфа, Самара, Казан, Красноуфимск, Әлмәт, Азнакай, Яр Чаллы, Чирмешән, Бөгелмә һәм, әлбәттә, Лениногорск. Катнашучыларны район башлыгы урынбасары Сергей Тимаков, "Шифа"...

Бүген Лениногорскида зур спорт бәйрәме: бокс буенча халыкара турнир ачылды, кунак булып танылган боксчы Николай Валуев килде.

"Яшьлек" спорткомплексында турнирның тантаналы ачылу өлеше булды. Катнашырга килүчеләр төрле төбәкләрдән иде: Казахстан, Уфа, Самара, Казан, Красноуфимск, Әлмәт, Азнакай, Яр Чаллы, Чирмешән, Бөгелмә һәм, әлбәттә, Лениногорск.

Катнашучыларны район башлыгы урынбасары Сергей Тимаков, "Шифа" учредителе Сирин Бәдретдинов, боксчы, хәзер инде РФ Дәүләт Думасы депутаты Николай Валуев сәламләде.

Бу көнне нефть техникумында зур кунак белән пресс-конференция дә оештырылды. Анда шәһәр мәктәпләреннән, уку йортларыннан укучылар, студентлар килде. Очрашу кызыклы узды, сораулар да күп булды. Соңыннан барысының да озын буйлы Валуев белән фотога төшәсе килде, ләкин кеше күп, барысы белән дә төшү мөмкин түгел иде.

Розалия Мостафина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: валуев бокс