Заман сулышы

Лениногорскиның кече авылларында нинди проблемалар бар?

Авылларда халык җыеннары башланды. Җирле хакимият җитәкчелеге һәм халыкка хезмәт күрсәтүче оешма вәкилләре баштан кече авылларда яшәүчеләр белән очрашып, фикер алышулар авыл җирлеге үзидарәсе урнашкан мәдәният йортында дәвам итә. Бу юлы да шулай булды. Петропавловка авылы Глазово авыл җирлегенә караучы кечкенә авылларның берсе. Авыл халкы, очрашуга дип, автобус тукталышына җыелган...

Авылларда халык җыеннары башланды. Җирле хакимият җитәкчелеге һәм халыкка хезмәт күрсәтүче оешма вәкилләре баштан кече авылларда яшәүчеләр белән очрашып, фикер алышулар авыл җирлеге үзидарәсе урнашкан мәдәният йортында дәвам итә. Бу юлы да шулай булды.
Петропавловка авылы Глазово авыл җирлегенә караучы кечкенә авылларның берсе. Авыл халкы, очрашуга дип, автобус тукталышына җыелган иде. Халык дигәнем, пенсия яшендәге җиде-сигез әби-бабай. Төп яшәүчеләрне алар тәшкил итә. Калган матур, төзек йортларда көн күрүчеләр - бакчачылар. Бакча сезоны тәмамлангач аларны күрермен димә. Хәер, дачникларны авыл халкының проблемасы кызыксындырмыйдыр да. Әлеге дә баягы бөтен авылларны борчучы мәсьәләләрнең берсе - юллар булмавыннан зарланалар.
-Яңгыр вакытында урамнардан йөрерлек түгел, кыш җитсә, кар вакытында чистартылмый. "Ашыгыч ярдәм" машинасы чакыртсак та, урамга керерлек булмагач, килми, алай-болай янгын чыга калса, бөтен авылыбыз белән янып бетәбез бит, - дип бер-берсен бүлә-бүлә, моң-зарларын түктеләр.
Авыл җирлеге башлыгы Андрей Трошкин әйтүенчә, быел кыш урамнарны кардан чистарту проблемасы булмаска тиеш, чөнки "Строймонтажсервис" җәмгыяте белән килешү төзелгән. Аларның тракторы даими рәвештә килеп чистартыр дип өметләник.
Күп еллар элек салынган су линияләре искерү сәбәпле, колонкаларда су юк икән. Дачниклар һәрберсе диярлек суны үзе бораулаткан, ә менә җирле өлкәннәр чишмәдән ташырга мәҗбүр.
Электр чыбыкларын тотып торучы баганаларның күпчелеге черегән, алар кеше яисә йорт өстенә төшмәс, дип тә әйтеп булмый. Авыл җирлеге башлыгы киләсе елда электр линияләре, шул исәптән баганалары алыштырылачак, дип ышандырды.
Туры сүзле дядя Михаил күңеленә җыелганын рәхәтләнеп түкте.
-36 ел биредә яшим, авыл ел саен таркала, бетә генә бара. Ярый минем машинам бар, ә кайбер картларның ипи алу мөмкинлеге генә дә юк, чөнки кибет эшләми, - ди.
Автолавка килә икән. Әмма билгеле бер вакытта түгел. Тетя Маша әйтүенчә, кайвакыт икешәр сәгать тукталышта көтеп утыра да, килмәгәч, ипи дә ала аламыйча кире өенә кайтып китә.
Глазово авылы халкының да моң-зарларын ишетәсе килгән иде дә, тик анда халык очрашуга килмәде. Сәбәбе бар: яңа гына армиядән кайткан егетне җирли иделәр. Ул эчү аркасында килеп туган бәйләнештә пычак белән чәнчеп үтерелгән, дип сөйләделәр. Очрашу Үрнәк-Күмәк авылының мәдәният йортында дәвам итте.
Өч авылга бергә 418 кеше яши. Дөрес, бу - теркәлүчеләр саны. Чынлыкта яшәүчеләр саны шактый аз. Аларның бөтенесе дә биредә яшәсә, 36 мәктәпкәчә яшьтәге бала өчен балалар бакчасы һәм 31 укучының башлангыч булса да, үз мәктәбе булыр иде. Хәзер укучылар махсус автобус белән Тимәш мәктәбенә йөреп укый.
Авылда яшәүчеләр 67 баш мөгезле эре терлек тота, шуның 34 е - савым сыеры. Умарта үрчетү эше белән мәшгульләр бар. Барлыгы 249 баш умарта исәпләнә. Шулай ук шәхси хуҗалыкларын үстерү өчен 5 кеше ташламалы кредит алган.
Андрей Трошкин быелның тугыз ае эчендә башкарылган эшләргә тукталды. Җәйге чорда янгын сүндерү депосы төзелгән. Якын арада ул эшли башлап, 4 кеше эш урыны белән тәэмин ителәчәк. Халык соравы буенча иртән һәм кич белән шәһәргә маршрут автобусы йөри башлаячак. Үләт базы тотып алынган. Киләчәктә планга кергән эшләргә килгәндә, Глазово зиратының коймасын алыштыру, Петропавловкада яңа зират өчен бирелгән урынны койма белән әйләндереп алу, шулай ук фельдшер-акушерлык пунктына административ бинадан урын бүлеп биреп, аны ремонтлау бурычы тора.
Залдагыларның мөрәҗәгатьләреннән аңлашылганча, Үрнәктә дә халыкны иң борчыган мәсьәләләрнең берсе - юл булмау. Ике авылда да: "Әле ярый Рөстәм Латыйпов бар. Ул кыш көне кардан чистарта, батса, машинаны саздан тартып чыгара, рәхмәт аңарга", дигән сүзләр ишеттек.
Петропавковлылар сусыз утырса, биредә яшәүчеләрнең сулары бар, әмма аның өчен түләргә теләмәүчеләр тарафыннан 60 мең сумга якын бурыч җыелган. Районда су линияләренә хезмәт күрсәтүче әле яңа гына оешкан «Вода района» җәмгыятен гамәлгә куючы Котдус Юнысов халыкка мөрәҗәгать итеп, бурычларны түләргә өндәде. Юкса, электр энергиясе өчен әҗәт җыелып, электрчыларның электр энергиясен өзеп китү ихтималы зур. Шулай була калса, суны суыртучы насос эшләмичә,авыл сусыз утырырга мөмкин. Әлеге мәсьәлә турында сүз барганда: "Кемнәр түләми, шуларны судан өзегез", диючеләр дә булды.
"Йолдыз" җәмгыятенең директор вазифаларын башкаручы Насыйх Солтангиров авыл хуҗалыгы күрсәткечләре белән таныштырды, хәлләре турында сөйләде. Кайбер пайчыларга берьеллык печән бирелгәнен, аны алмаучыларга бер пай җир өчен 3 центнер бодай булачагын әйтте.
Район җитәкчелеге бу авыл җирлегенең уңышлары, проблемаларыннан хәбәрдар. Борчыган мәсьәләләрне чишү өчен, һичшиксез, аларның ярдәме булыр дип ышана халык.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: