Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мичуриндагы балалар бакчасы яңа уку елына әнә ничек әзерләнгән (фотолар)

Биредә балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм ата-аналар көче белән косметик ремонт ясалган. Бу хакта авыл җирлеге сайты хәбәр итә. Ремонттан соң бакчадагы төркемнең эчке ягы, йокы бүлмәсе һәм башка бүлмәләр тагын да яктырып, матураеп киткән. Җәй айларында учреждениенең тирә-ягы да төзекләндерелгән, буялган. Балалар участогында үз куллары белән төрле "хайванннар" ясап куйганнар....

Биредә балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм ата-аналар көче белән косметик ремонт ясалган. Бу хакта авыл җирлеге сайты хәбәр итә.
Ремонттан соң бакчадагы төркемнең эчке ягы, йокы бүлмәсе һәм башка бүлмәләр тагын да яктырып, матураеп киткән.
Җәй айларында учреждениенең тирә-ягы да төзекләндерелгән, буялган. Балалар участогында үз куллары белән төрле "хайванннар" ясап куйганнар.
Территорияне шулай ук аллы-гөлле чәчәкләр дә бизәп утыра. Кыскасы, нәниләргә бөтен яклы тәрбия бирү өчен мөмкинлекләр бар.
"Бакча мөдире Галина Смольковага һәм хезмәткәрләргә, булышкан ата-аналарга хезмәтләре өчен рәхмәт" диелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар бакчасы мичурино