Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

"Подписка бүләк ит" акциясендә депутатлар катнаша

“Подписка бүләк ит” акциясе дәвам итә. Тыл хезмәтчәннәре, картлар һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүчеләр, ветераннар советы әгъзалары киләсе яртыеллыкта “Заман сулышы” һәм “Лениногорские вести” газетлары алачак.


Татарстан Дүләт Советы депутаты Ринат Шәфигуллин зур бүләк ясады, ул 33 экземпляр газет яздыртты. 12нче территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе, “Исток-Башлангыч”, Картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр газет алачак.

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов шулай ук һәр подписка чорында бу акциядә катнашмый калганы юк, ветераннар советындагы олы буын өчен район газетлары яздыртты.

Лениногорск муниципаль районы депутаты Мансур Гильмурадов Иске Шөгердәге тыл хезмәтчәннәренә бүләк ясады.

Лениногорск муниципаль районы депутаты Айрат Кашапов инвалидлар җәмгыяте өчен игелекле эш күрсәтте, газетларга яздыртты.

Шулай ук  зур бүләкне Россия Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиевич Гаджиев ясады, ул 30 экземпляр газет яздыртты. Икенче яртыеллыкта газетлар аларның өйләренә шатлык булып киләчәк. Руслан Гаджиев 2021 елдан Россия Дәүләт Думасы депутаты постында.

Әлеге изге эшкә “ЛениногорскРемСервис” җәмгыяте җитәкчесе Александр Щербаков, Лениногорск агрегат-механик заводы директоры Олег Якушкин, “Теннис-холл” директоры Руслан Мингазов кушылды.
 

“Подписка бүләк ит” акциясе дәвам итә. Подписка ясарга теләүчеләр редакциягә 5-14-62, 5-34-38 телефоннары буенча шалтырата ала.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X