Россия Президенты Владимир Путин белдергәнчә, Казан 2028 елда киләсе күчмә уеннарны кабул итәргә әзер. Бу хакта ул Бишкектагы Шанхай хезмәттәшлек оешмасы (ШОС) саммитында әйтте.
"Кичә без бу көннәрдә Кыргызстанда уза торган күчмә халык уеннарын ачуда катнаштык, анда ШОСның күп кенә дәүләтләре, шул исәптән Россия вәкилләре катнаша. Безнең ил киләсе шундый уеннарны 2028 елда Казанда уздырырга әзер", - диде Путин.
Ул шулай ук Россиядә кызыксынган дәүләтләрдән командалар күрүгә шат булачакларын өстәде.
Татар-информ
Нет комментариев